Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәзилә Мөхәммәтрәхимова : " Бу минем тырыш, эшемне яратып башкаруым нәтиҗәсе".

     «Авыл офыклары» гәҗитенең актив хәбәрчесе, Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова уңышлары белән сөендерергә ашыга

    Ике ай дәвамында китапханәләр системасы үткәргән республикакүләм, төбәкара  акцияләрдә, конкурсларда, онлайн кроссворд, викториналарда катнашып, Рәзилә 100 дән  артык дипломнар, сертификатлар, таныклыкларга ия булган. Алар  Киров, Свердловск, Самара, Волгоград, Новосибирск, Новгород, Тула, Воронеж  өлкәләре, Ставрополь төбәге, Башкортстан, Удмуртия, Уфа республикалары, Донецк Халык Республикасы, Зәй, Яр Чаллы, Алабуга, Миас, Арзамас, Ростов-на-Дону шәһәрләре һәм Минзәлә районы  үткәргән бәйге -конкурсларда яуланган җиңүләре.

    – Әлеге һәр уңышым минем өчен бик кадерле. Һәрберсен папкада җыеп, саклап барам. Бу минем тырыш, эшемне яратып башкаруым нәтиҗәсе. Алга таба да  катнашуымны дәвам итәчәкмен, –  дип сөенечен уртаклашты Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

     Алга таба да уңышлар телибез аңа.

     

     

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама