Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Россия Эчке эшләр министрлыгы "Полицейский дядя Степа" исемләнгән конкурс игълан итә

    Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән "Полицейский дядя Степа" балалар иҗаты конкурсы быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

    Әлеге традицион конкурс җирле, региональ һәм федераль этапларда уза. Конкурска текстиль, агач, полимер балчыктан һәм башка материаллардан ясалган кул эшләре кабул ителә. Әлеге бәйгедә 6-14 яшьтәге балалар катнаша ала.

    Җирле этап 3 майга кадәр үткәрелә. Конкурс эшләре Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегендә кабул ителә.

     

    Илгиз Җамалиев.

    фото архив.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама