Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ринат Рахматуллин: "Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән..."

    Популяр җырчы Ринат Рахматуллин турында ялган мәгълүмат таралган.

    Янәсе, ул Буада юл һәлакәтенә эләккән. Җырчы әлеге хәлгә үзе ачыклык кертте.

    "Ике көннән бирле ватсабыма төрле эчтәлектәге смс-хәбәрләр килә. Хәлләремне сорашып язалар. Хәтта Россия төбәкләреннән хәбәрләр килә. Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән, имеш, өч кешене үтергәнмен, имеш, яшүсмер баланы бәрдергәнмен. Кемдер Буада булган аварияне фотога төшереп, анда Ринат Рахматуллин да бар, дип ватсап аша тараткан. Ул фотоны үзем дә Буа төркемендә күрдем.

    Дөресен генә әйткәндә, мин "шок"та. Хәзерге вакытта бу эш белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. Мәгълүмат чыганагын эзлиләр", - диде Ринат Рахматуллин.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rinat-rakhmatullin-imesh-min-avariyag-elgep-lgn

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама