Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районыбызда демографик вәзгыять ничек?

    Демографик хәл бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе. Илнең икътисади һәм социаль үсеше дә турыдан-туры әлеге вәзгыятькә бәйле. Бу, билгеле инде, республика, район, авыл җирлекләренә дә кагыла. Балык Бистәсендә демографик хәл ничегрәк тора соң? Яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр өчен эшләп килүче программалар үзен аклыймы? Вәзгыятьтәге хәлне яхшырту өчен нинди чаралар күрелә? Шул сорауларны без районыбыздагы берничә учреждение җитәкчесенә, җаваплы вәкилләренә юлладык.

    Миләүшә Зарипова – район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе:

    –Аңлаешлы булсын өчен узган һәм агымдагы елның тугыз айлык йомгакларын чагыштырыйк. 2018 елда (гыйнвар-сентябрь) районыбызда 87 парның язылышуы теркәлгән булса, быел 63 гаилә язылышкан. Тик, ни кызганыч, аерылышучылар саны да берникадәр арткан. 2018 елның тугыз аенда 34 гаилә таркалса, хәзерге вакытта 38 исәпләнә. Бусына нокта куелыр дип өметләнсәк, ел ахырына кадәр  гаилә коручы парлар ишәер дигән ышанычыбыз бар. Никахларын рәсмиләштерергә теләгән яшьләрдән гаризалар кабул ителә.

    –Шулай да язылышучылар саны нигәдер кимегән...

    –Гаилә коруга, язылышуга җитди караудан бу күрәсең. Хәзерге кызлар 24-25 яшьне кияүгә чыгар өчен иң кулай вакыт  дип санаса, егетләрнең күбесе 30 яшькә кадәр һәм аннан соң да буйдак булып йөри. Алар өчен беренче урында белем алу, эш табу, карьера, чит илләрдә ял итү, соңыннан гына гаилә кору. Тагын шунысы да бар, соңгы елларда язылышмый гына “гражданский брак”та яшәү “модага” кереп китте. Бер-берсен аңламыйлар икән аерылышалар, мәшәкате азрак янәсе. Мин моны тормышка җавапсыз карау дияр идем. 

    Демографик хәлне анализлыйбыз икән, теләсәк-теләмәсәк тә, үлүчеләр санын әйтми булмый. Безнең бүлек узган ел 288 вафат булучыны теркәсә, быел ул сан –  299.

    Миләүшә Галимова – Балык Бистәсе җәмәгать судьясы:

    –Районыбызда аерылышучылар саны арту күңелдә борчу тудыра. Яшьләр тормышның асылын ныклап уйлап җиткерми, аерылышырга карар кыла. Гаризада күрсәтелгән сәбәпләре дә күпчелек очракта бер үк: “характерлар килешмәде”.  Без гаризаны кабул иткәннән соң эшне кабат карау өчен бер ай вакыт бирәбез. Уйлансыннар, ашыкмасыннар. Ялгыз канат белән яшәү, бала үстерү, аны җәмгыятебездә чын кеше итеп тәрбияләү беркемгә дә җиңел түгел. Бу очракта яшьләргә ике якның әти-әниләренең акыллы, төпле киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре бик кирәк.

    –Аерылышырга теләүче гаиләләрнең үз гаризаларын кире алган очраклары бармы?

    –Бар. Быел безгә 31 гариза кергән булса, шуның 5 се гаризаларын кире алдылар. Әлеге гаиләләрнең таркалмыйча сакланып калуы безнең өчен зур куаныч әлбәттә. Тагын шунысы да бар, аерылышырга теләк белдерүчеләрнең күбесе 1990-97 елгы яшьләргә туры килә. Ваемсызлык, тормышка җиңел караудан бу күрәсең.

    Татьяна Братцева – район үзәк хастаханәсенең табиб-гинекологы:

    –Демографик вәзгыять турында сүз кузгалса, күпләр Балык Бистәсендә бала тудыру йортының булмавын сәбәп итеп куялар. Мин һич тә алай димәс идем. Бездә һәрбер хатын-кызның сәламәтлеге акушер-гинекологлар тарафыннан ныклы контрольгә алынган. Диспансеризация үтү, хатын-кыз авыруларын вакытында ачыклап, аны дәвалау өчен белем, көчебезне куеп эшлибез. Медицинадагы бүгенге җиһазланыш барлык таләпләргә җавап бирерлек. Кирәк очракта Казан хастаханәләрендә тикшеренү узу, йөкле хатын-кызларны махсус җиһазландырылган “Ашыгыч ярдәм” машинасында Казандагы бала тудыру йортына илтү – барысы да уңай чагылышын таба.

    Узган елның тугыз айлык нәтиҗәләре белән күзалласак, 2018 елда (гыйнвар-сентябрь) 74 бала туса, быел 94 нарасый дөньяга аваз салды.

    –Соңгы берничә елда гаиләдә беренче балаларын табучылар саны кими бара. Бу нилектән шулай?

    –  Бу–1990 нчы елларда туучылар саны кимү белән бәйле демографик “упкын”ның нәтиҗәсе. Әмма бездә ул бик үк сизелерлек түгел, мәсәлән, быел туган 94 баланың 29 ы гаиләдә беренче бала булып теркәлгән. Икенче, өченче балалар булып – 30 ар бала, ә калганы гаиләдә дүртенче бала булып туган.

    Әйткәнебезчә, хәзерге вакытта бала тууны арттыруга зур этәргеч, стимул биргән күп кенә дәүләт программалары эшләп килә. Ана капиталы, күп балалы гаиләләр өчен гамәлдәге ташламалар – барысы да бүгенге тормышыбызга уңай йогынты ясый. Әлбәттә, баланы дәүләт булышкан өчен генә тапмыйлар. Ул гаилә бәхетен тулыландыру, аның җылысын саклар өчен дөньяга килә. “Балалар–безнең киләчәгебез”, дигән канатлы сүзләр әле бүген дә актуаль. Алар тормышыбызның куанычы, олыгайган көнебездә ышаныч, терәк булсыннар.

     

            Фәрвәз Каюмова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама