Авыл офыклары
  • Рус Тат
  •   Районыбыз халкы сайлаган “Иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре”

     “ Авыл офыклары”  редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә  оештырган  “Иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗәне халык биргән тавышка карап билгеләдек. Бәйгенең җиңүчесе Балык Бистәсе ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Илфак Мөхәммәтҗанов булды.

     Түбән Тегермәнлек авылында туып үскән Илфак Мөхәммәтҗанов балачактан эчке эшләр бүлегендә эшләргә хыяллана. Мәктәпне тәмамлаганнан соң балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән ул  Лаеш “Авыл хуҗалыгы техникумы”на укырга керә. Уку йортын яхшы билгеләргә бетереп, юрист белеменә ия булгач, армия сафларына барып кайта. Аннан кайткач, Балык Бистәсе ЮХИДИ бүлегенә эшкә килә.

    - “Эшләп китүе авыр булмадымы?” - дип сорыйм Илфактан.

    - Коллектив мине бик җылы каршы алды. Эш башлаганда барысын да белеп бетереп булмый. Егетләр бик теләп эшкә өйрәттеләр. Коллектив кечкенә булса да, дус һәм бердәм. Эш булгач төрле хәлләр була. Машина йөртүчеләр арасында дорфалары да туры килә. Нинди генә очракка юлыксак та, безгә һәрвакыт тыныч һәм түзем булып калырга кирәк. Бу эштә шундый сыйфатларга ия булсаң гына эшләп була,-дип сөйләде Илфак.

    -Гаиләң белән таныштырып үтсәң иде.

    -Әти-әнием авылда яшиләр. Әти гомер буе шофер хезмәтендә иде. Әниебез тәрбияче булып эшләде. Гаиләдә без ике бала үстек. Шәхсән үземә килгәндә, өйләнгән. Тормыш иптәшем Алия белән бер кыз тәрбияләп үстерәбез. Тормышымнан бик канәгать, иң мөһиме якын кешеләрем янәшә булсын.

    Әлеге бәйгедә җиңү яулаларга үз тавышларын биргән кешеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Юлларда исән-имин йөрсеннәр.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    Фото Алина Губаева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама