Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате алдынгылары слеты узды

    Узган атна ахырында районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган алдынгылар слеты булып узды. Көнне-төнгә ялгап басу-кырларда тир түгүче игенчеләр, терлекчеләр тантанасы инде бу. Хезмәтләре җырга тиң алдынгылар бәйрәме.

    Слетка районның иң алдынгы кыр батырлары, ферма маяклары,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, районыбызны төрле елларда җитәкләгән башлыклар чакырылган иде. 
    Авыл  хезмәтчәннәре  бу бәйрәмне шактый матур күрсәткечләр белән каршыладылар. Агымдагы елда игенчеләребез 46,9 мең гектар мәйданны биләгән бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 132,5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Уңыш гектарга 28,3 центнерны тәшкил итте. “Зюзино”да- 44,4, “Солтан”да-35,7, Григорьев крестьян-фермер хуҗалыгында-34,2, “Кама- Агро”да-30,6,  “Масловский”да 30,4 центнер уңыш алдылар.
    Узган 11 айда терлекчеләребез  тулаем 14 888 тонна, бер сыерга 4761 килограмм сөт җитештерделәр. “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыерларның продуктлылыгы 7579, «Караганов»та- 6811, «Закирова»да- 5625, «Алмиева»да 5242 килограммга җитте.
    Барлыгы 2583 тонна ит җитештерелгән, 4064 баш бозау алынган. Мөгезле эре терлекләр 13845 башка җиткән. Шуларның 3200 башы савым сыерлары.
    Тантананы район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде. Ул алдынгыларны, кунакларны бу зур бәйрәм белән котлады.
    -Бу бәйрәмне кышка кергәндә үткәрүебез очраклы түгел. Чөнки  төп кыр эшләре төгәлләнде. Күрсәткечләребез яхшы. Хәзер бераз ял итеп алырга да мөмкин. Шуңа да быел сезне менә шушындый түгәрәк өстәлләр артында җыярга булдык. Фикер алышыгыз, аралашыгыз,- диде ул.
    Алдынгыларыбызны хөрмәтләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәселле терлек үрчетү эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов та килгән иде. Ул залдагыларны Татарстан авыл хуҗалыгы министры исеменнән котлады.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев кыскача, агымдагы ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
    -Узган ел ит, сөт җитештерүне, терлекләрнең баш санын кимендә 5 процентка арттыру бурычын куйган идек. Мөгезле эре терлекләрнең  баш санын - 10, ит җитештерүне 5 процентка арттыруга ирештек. Ел ахырына кадәр сөт  буенча да 5 процентлы үсеш бирербез дип ышанабыз. Игенчелектә дә уңышларыбыз канәгатьләнерлек. Киләсе ел уңышына да нигез салып куйдык. 56 мең гектар мәйданда туңга сөрү уздырылды, 11500 гектарда көзге культуралар чәчелде. Аларның торышы яхшы.
    Агымдагы елны 2 миллиард 400 миллион сумлык тулай продукция җитештереп тәмамларга планлаштырабыз, - диде ул.
    Кунакка чакырылган ветераннар исеменнән Мөдәррис Гаянов чыгыш ясады.

    (Тулысынча газетадан укый аласыз)

    Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама