Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда нинди чаралар үткәреләчәк

    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрү каралган.

    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрү каралган.

     

    1 нче октябрьдә – район мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Безнең яшь – алтын көз кебек” концерт программасы билгеләнгән. Башлана 11.00 сәгатьтә. Шулай ук бу көнне хәйрия чаралары, кул эшләреннән күргәзмәләр, сәламәтлек почмагы, көзге ярминкә, музейда “Киләчәк буыннарга мирас” күргәзмәсе, өлкәннәрне хөрмәтләү булачак.

     

    2 нче октябрьдә - 11.00 сәгатьтә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге оештырган  Супер-Star спорт-күңел ачу чарасы уздырыла. Шулай ук “Третий возраст” университетында уку елын башлап җибәрү каралган. “Кул эшләрендә-күңел җылысы” күргәзмәсе, 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында өлкәннәр өчен күңел ачу программалары планлаштырыла. 

     

    3 октябрь көнне район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан китап күргәзмәсе, район үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырыла. Яңа Арыш авыл китапханәсендә шигърият кичәсе үткәрелә.

     

    4 нче октябрь көнне Трой-Урай авыл китапханәсендә “Яшь комачауламый” исемендә очрашу уздырыла.

     

    5 нче октябрьдә - Өлкәннәр өчен саф һавада Фитнес («Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы каршында 10.00 сәгатьтә башлана).

     

    6 октябрьдә  - Котлы Бөкәш авылы тарих музеенда “Без алтын яшьне данлыйбыз” шәфкатьлелек дәресе узачак. «Минем әби һәм бабам» социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкәннәрне хөрмәтләү чарасы “Доверие-Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә билгеләнгән.

     

    7 октябрьдә район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә “Ак ладья” шахмат турниры башлана. Сугыш һәм тыл ветераннарына, инвалидларга «Игелек, мәхәббәт һәм аңлау ункөнлегенә» карата ихтирамлылык визитлары, “Чиста ишегалды” хезмәт десантлары планлаштырыла.

     

    8 нче октябрьдә - район мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Супер-Star” конкурсы, район җитәкчелегенең 90 яшьтән өлкәнрәк сугыш ветераннарын юбилейлары белән котлау өчен урыннарга чыгуы, мобиль бригаданың Зур Мәшләк авылына баруы көтелә. 

     

    9 нчы октябрьдә -  өлкәннәр өчен «Игелекле эшләр десанты”, “Чиста ишегалды» хезмәт десанты - иреклеләр, волонтерлар һәм сугыш, педагогик хезмәт ветераннары, ялгыз, пенсионерлар һәм инвалидлар интернат-йортта булу, адреслы социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтү.

     

    10 нчы октябрьдә - район мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашында “Сугыш хатын-кыз йөзенә хас түгел” дип исемләнгән тематик концерт булачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

     

    Ункөнлектә шулай ук өлкәннәр өчен район халыкны социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, Пенсия фонды, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, балалар иҗат үзәге, мәгариф бүлеге тарафыннан файдалы мәгълүмати чаралар  билгеләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама