Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әнисә Гыйззәтуллина: “Һәрвакыт ачык йөзле, тырыш, актив булсаң гына бу эшне башкарып була”

    Әнисә Гыйззәтуллина Шомбыт авылы почта бүлегендә озак еллардан хезмәт куючыларның берсе.

    Бүген ул элемтә бүлеге җитәкчесе. “Элемтә операторы һөнәрен үзләштергәч, почтага эшкә кердем. Эшемне яратам, кешеләр белән аралашу бик ошый”, - ди ул.  Аның тырыш, намуслы хезмәтен җитәкчеләре дә югары бәяли. Россия Матбугаты көне уңаеннан Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул. 2012 елда  элемтә бүлеге җитәкчеләренә багышланган республика конкурсында беренче урынны алган. Шул ук елны Идел буе округы буенча “Иң яхшы элемтә бүлеге” бәйгесендә икенче урынга лаек булган.

    Әлеге Шомбыт элемтә бүлегендә 4 почтальон хезмәт куя. Ару-талуны белмичә, эшләрен намуслы башкаручы хезмәткәрләре турында Әнисә апа бары мактау сүзләре генә әйтте.  Марина Королева, Лидия Королева, Гөлчәчәк Хәбибуллина, Гөлчирә Шәрәфиевалар Чаллыбаш, Яңа Сала, Шомбыт авылы халкына тугры хезмәттә. “Кар-яңгыр, дип тормыйлар, халыкка хезмәт итәләр. Эшләре бик авыр. Сәламәтлек һәм түземлек телибез аларга”, - дип теләкләрен җиткерде  авыл халкы. 

    “Һәрвакыт ачык йөзле, тырыш, актив булсаң гына бу эшне башкарып була”, - ди җитәкче әлеге һөнәр турында. Матбугатка иң күп язылучыларны да санап үтте ул. Зиннур Фәйзуллин биш төрлесен алдыра. 3-4 гәҗиткә язылучылар арасында Игорь Береков, Наталья Берекова, Валентина Кирсанова, Гөлсинә Саттарова, Әхәт Сафин, Резидә Зиннәтуллина, Нурулла Гариф бар.

     

    Айзилә Зариф.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама