Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әнием тизрәк кайтсын иде...

    Ул хатын өйләреннән икенче шәһәргә кунакка барам дип кенә чыгып китә һәм... кире әйләнеп кайтмый.

     Шушы елның февраль аенда булды бу хәл. Бөтен авыл ул көннәрдә аны гына сөйләде. “Кемгәдер ияреп киткән икән”, — диделәр, һәркем: “Чәчәк кебек ике кы­зын, ике улын калдырып ничекләр китә алды икән?” — дип гаҗәпләнде. Балалар­ның зур дигәненә дә алты гы­на яшь бит әле, ә кечкенәсенә нибары ике тулды.
    Яз буе, озын җәй буе сабыйлар әниләрен көттеләр. Ә аңардан бүгенгәчә бер хәбәрдә юк. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы тәрбияләү әтиләренә дә бик авыр. Ярый әле, әбиләре бар. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, тирә-юньдәге олы йөрәкле кешеләр бик нык ярдәм итәләр. Әмма карт әбиләре аларны никадәр генә яратса да, балаларга барыбер ана назы җитми шул. Төннәрен алар гел әниләрен чакырып уяналар, елыйлар, диләр.
    Күптән түгел балалар бакчасында булган бер бәй­рәмдә балаларга: “Иң зур хыялыгыз нинди?” — дигән сорау биргәннәр, һәм шул вакыт теге хатынның балала­рының берсе: “Әнием тизрәк кайтсын иде”, — дип җавап биргән. Шунда булган бөтен өлкәннәр тетрәнгәннәр.
    Ул ана акылына килсен дә кире өенә кайтсын иде инде. Балалары күңеленә салган яра бөтенләй тирәнәйгәнче,
     дим. Югыйсә, соң булуы да бар бит.

    Гөлназ .

     

    muzulia.ru

    http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/niem-tizrk-kaytsyn-ide

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама