Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ничек саклыйбыз, шулай яшибез

    Табигать хәзинәләрен дөрес кулланмау әйләнә-тирәгә, безнең кесәбезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Хәзерге заман шартларында электр энергиясен саклау әлеге ситуацияне үзгәртүдә яхшы чара булып тора.

    Һәрбер кеше энергияне сак, экономияле тотканда гына без уңай нәтиҗәгә ирешә алабыз. Безнең районда хәлләр ничек тора соң? Бу мәсъәләдә Балык Бистәсе электр челтәре җитәкчесе, баш энергетик Ринат Хамидуллин белән әңгәмә корабыз.

    -Ринат Галинурович, сездә энергия күтәрү нәтиҗәсе, аны саклау программасы ничек үтәлә?

    -Бу программа һәр оешма тарафыннан да үтәлә. Район электр челтәренә килгәндә ремонттан соң барлык яктырту чыганаклары диодлыларга алыштырылды. Җылылык тәэмин итүдә системасы реконструкцияләнде. Элек аз егәрлекле мичләр булса, хәзер бөтен административ бинасында заманча, экономияле бер мич эшли. Район үзәге һәм авылларда электр челтәрләре реконстррукцияләгәндә яктырткычны автоматлаштыру ниятеннән бишенче үткәргеч урнаштырабыз. Элек баганалардагы яктырткычларны кеше үзе кабызып, сүндерә иде. Хәзер автоматик рәвештә сүнә һәм кабыналар, көндез янып тормыйлар. Район үзәгендә мондый эшләр тәмамлану алдында. Бишенче үткәргеч Түбән һәм Югары Тегермәнлекләрдә, Яңа Сала, Яңа Арыш, Анатыш, Полянка авылларында сузылды. Биектау, Котлы Бөкәш, Олы Елга, Бикчурай Чаллысы, Тәб. Чаллы авылларында өлешчә башкарылды.

    Реклама

    Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: