Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ни хәлең бар, Гобәй?

     Авыл  юлы кырлар арасыннан үтә. Табигать күренеше бер-бер артлы алышына: әнә сары көнбагышлар җилгә каршы башларын ия, янәшәдә генә иксез-чиксез яшел бодай диңгезе җәелә…

    Без район үзәгеннән шактый читтә  булган Гобәй авылына юл тотабыз.

    Авылга керү өчен исемле күрсәткеч тә юк. Тирә-юньдә  тынлык хөкем сөрә.

    Безне кунакчыл каршы алучы һәм аннан соң озатып йөрүче Олы Солтан авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин сөйләвенчә, Гобәй авылы зур булмаса да, кайчандыр чәчәк аткан авыл булган. Рафис абый үзе биредә туып-үскәнгә күрә авылның үткәнен яхшы белә.

    - Биредә терлекчелек фермасы, җиләк-җимеш агачлары үскән  матур яшелчә бакчасы да бар иде, - дип искә ала ул.

    Колхоз рәисе Нәфисә ханым җитәкчелегендә авыл алдынгылар рәтендә булган, макталган, грамоталар белән бүләкләнгән.  Авылда мәктәп тә эшләгән. Бәйрәмнәрдә җирле халык биредә концерт куйган. Кыскасы, бу чорда яшәгән халык  бер кайгы да белми яшәгән. Кибеткә әлеге сыман  күрше Олы Солтан авылына йөргәннәр. Вакытлар узу белән колхоз таркала, алма бакчасы да әкренләп юкка чыга, һәм авыл халкы да яхшы тормыш эзләп шәһәргә китә башлый.

    Авыл урамнары буйлап җирле халыкны эзләп йөргәндә балачак хатирәләрем искә төште. Мин дә кайчандыр уңайлыклары булмаган авылда яшәгән идем. Коедан су ташыдым, урманга җиләк-җимеш, гөмбәгә йөрдем. Вакытлар белән искерә төшкән биредәге йортларны күреп күңелсезләнеп тә куйдым. Күңелгә ирексездән Иван Суриковның « ...Менә минем авылым, менә минем туган йортым...» дигән шигырь юллары килеп басты. 

    Кызганычка каршы, илебездә ярым онытылган һәм ташландык хәлдә булган авыллар бар. Авыл халкы шәһәр һәм район үзәкләренә тартыла. Чөнки анда тормыш өчен кирәкле барлык шартлар да бар. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр эшли. Ә кечкенә авыллар белән нәрсә булыр соң? Алар әкренләп юкка чыга бара шул.

     

    Без яхшы яшибез, тик...

    Берничә ташландык йортны узып барышлый без зур, матур йорт һәм аның каршындагы биек яшел капкага тап булдык. Керү юлында елмаеп  ир-ат һәм хатын-кыз басып тора.

    - Исәнмесез, Рафис Равилевич! – дип кул болгады алар. Без аларга таба атладык. Авыл җирлеге башлыгы алар белән таныштырды. Матур йортның хуҗасы Нурзия Вәлиева, ә аның янәшәсендә күршесе Миңнулла Зәйнуллин икән. Алар инде күп еллар Гобәй авылында яшиләр.

    -Газ кертсәләр, әйбәт булыр иде, әлбәттә. Без ул чыгымнарны үзебез генә күтәрә алмыйбыз, - ди Миңнулла абый.

    Айга бер тапкыр Гобәйгә газ баллоннарын җирлек башлыгы Рафис Равил улы үзе алып кайтып бирә икән. Биредә еш булып, авыл кешеләренә ярдәм итә  ул.

    Кибеткә берничә чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылына йөри халык, шунда ук мәчеткә дә бара алар. Нурзия һәм Миңнулла белән сөйләшә-сөйләшә авыл буйлап барабыз. Каршыга  авыл карты Гыйльметдин Хәлилов очрады.

    - Элек авылыбыз гөрләп торды, кешеләр дә күп иде. Хәзер менә бездә нибары 10 гаилә калды, аларның күбесе җәй айларында гына яшиләр. Зарланмыйбыз, әкренләп яшибез, – ди өлкән яшьтәге әңгәмәдәшебез дә тыныч кына.

     

    Проблемалар нинди? Уңайлыклар белән яшиселәре килсә дә, өлкән буынның туган авылыннан китәсе килми.

    Шәһәрдән кайтучыларга җирле табигать ошый, ә өлкәннәр туган якларын ташламый. Алар кышын өйләрен утын ягып җылыталар, суны коедан алалар, хуҗалык тоталар, бакча үстерәләр. Юл белән аерым бәла икән, җәйге яңгырлардан соң җәяү дә, машинада да узып булмый. Авылда кибет, хастаханә, даруханә дә юк. Кемдер авырып китсә, ашыгыч ярдәм дә бик сирәк килә, дип уфтана Гыйльметдин ага.

     Бигрәк тә кышын авыр аларга. “Атнага бер тапкыр булса да, кирәкле продуктлар белән тәэмин итүче  автолавка килсә  бик сөенер идек”, - диләр биредә яшәүчеләр. Тик барысы да кабат начар юлга барып тоташа. Ул юллардан берәүнең дә авылга йөрисе килми. Авылда электрдан башка бернинди коммуникацияләр юк.

    Гобәй авылы кебек авылларга кайчан да булса цивилизация килерме, әллә вакыт узу белән алар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгачакмы?

    Шулай да, җитәкчелек Гобәй авылы кебек  онытылган авыллар проблемасына игътибар итәр һәм бу якларның элеккеге данын торгызу өчен, һичшиксез, чарасын табар, дигән өмет бар. Чөнки биредә җирләр уңдырышлы, ә халкы хезмәт сөючән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама