Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әни бит... ( Хикәя)

    − Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез...

      Гөлчирә күчтәнәч тулы сумкасын әнисенең алдына куйды да аш бүлмәсеннән чыгып китте. Теге юлы әнисе карчык итне артык майлы, ашап буламыни моны, маемлатырга телисезмени, дип тузынса, бу юлы тагын икенче төрле көен көйләтә. Түз генә. Түзә инде Гөлчирә. Тешен кысып түзә. Ни дисәң дә, әни кеше. Рәхмәт урынына гел генә ризасызлык, зар ишетү җиләтсә дә, игътибарга алмаска тырыша. Әнисе җитмеш биш белән бара. Алтмыштагы – алтыда дигәндәй, кәефе минут саен үзгәрә. Китергән күчтәнәчне сатып алгандай кылануы гына кәефне боза. Нигәдер гомер буена аның өчен ике кызы кешедән ким булды. “Әнә, Рәсимәгә кызлары хаҗга барырга акча биргәннәр. Миңлеҗиһанга улы егерме меңлек ишек куйдырган. Ә сезгә үз анагыз кирәкми...” Гөлчирәнең бәхәскә керәсе килми әнисе белән. Барыбер ул җиңеп чыгачак. Барыбер ул хаклы булып калачак. Булсын әйдә. Яхшылыкны акча белән генә үлчәүче карчыкка ни әйтә аласың? Әйткәне дә булмады түгел өзеп-өзеп. “Әни, карт көнеңдә бар нәрсәң дә бар. Үз тынычлыгыңны бозмыйча, безнең тынычлыкны алмыйча, зарланмыйча, рәнҗемичә, булганына шөкер кылып кына яшәп булмыймыни соң ул?!” Үзен соңгы арада бигрәк тә иманлы саный да бит әнисе. Намазга да иелә, мәчеткә дә барып кайта. Изгелекнең бәясен аңларга тиеш кебек. Тик карчыкның иманлы булуы да ике кызын динсезлектә, кяферлектә гаепләүгә генә кайтып кала шул. Менә анагыз нинди дә, менә сез нинди, янәсе. Кызларын тиргәр өчен, каргар өчен тагын бер сәбәп. Меңнән бер сәбәп. Әнисе ни генә димәсен, Гөлчирә үзен имансыз санамый. Башына яулык бөркәнмәсә дә, аның күңеле саф. Ялгышлары булса да, аңлы килеш беркемгә дә яманлык кылганы булмады. Ә кызларыңны юкка кимсетәсең, әни... Үз-үзеңә иман тавының үрендә утырган кебек тоелса да, сиңа дөреслек, хаклык ягыннан ике кызыңа бик ерак, әни... Бик ерак... Гөлчирә, әнисенең намазга утыруыннан файдаланып, тиз генә әйберләрен җыйды да, тавышланмаска тырышып, сак кына баса-баса чыгып китте һәм өенә юл алды. Шушы йортка башкача аяк та атламас булып чыгып китә дә бит. Бизүе җитеп, хәтта бер-ике ай әнисе янына килми дә йөри. Намусы, анаңны сөймәсәң дә, бирәсе бурычыңны булса да бир, дип тынгы бирмичә, тагын төрткәләп чыгарып җибәрә үзен.
     Әтисе белән әнисе аерылышканда Гөлчирәгә унике, ә сеңелкәше Нәсимәгә тугыз яшь иде. Беркайчан да бернидән дә риза була белмәгән хатыныннан җиләп, Гаделша икенче хатынга китте. Анда күңел тынычлыгы тапты табуын, тик балалары гына булмады. Әниләренең әтиләрен туктаусыз каргавына, тиргәвенә карамастан, кызлар әтиләре белән аралашудан туктамады. Киресенчә, ерактагы кояш ныграк җылыта дигәндәй, еш күрешмәгәч, әтиләрен ныграк сагындылар, юксындылар. Гаделша, аерылышкач, хатынының күзенә бик чалынмаска тырышып, кызлар янына ул өйдә булмаган чакларда килергә тырышты. Бу яшертен күрешүләрне, әлбәттә, Катифә белми калмады түгел. “Дөньяда иң яман, иң булдыксыз” әтиләре белән аралашкан өчен әниләреннән кызларга еш кына эләкте. Кызлар шулай ике ут арасында үсте. Бер яктан әни риза түгел, икенче яктан әтиләрен дә күрәсе килә. Үсә төшкәч, үз гаиләләре булгач кына Гөлчирә белән Нәсимә әниләреннән курыкмыйча әтиләре белән барышып-килешеп йөри башладылар.
     Үзен бар яктан да хаклы санаган Катифә кызларының тормышына кысылырга да тартынмады. Ирне шулай тотарга, болай тотарга кирәк, дип өйрәтте. Гөлчирә әнисе белән бәхәсләшмәде. Сүзен тыңлаган кебек кыйланса да, аның киңәшләрен колагына элмәде. Ире Рәзиф белән сөешеп кавыштылар. Буйга җиткән кызлары, үз куышлары бар. Тормышлары бер җайга салынган ир белән хатын үзләре тавышланалар, үзләре килешәләр. Катифә киявендә күргән бихисап кимчелекләрне Гөлчирә инде күрмәскә дә өйрәнде. Алайга калса, бер кеше дә илаһи зат түгел. Гөлчирә Рәзифен барлык кимчелекләре, яхшы яклары белән, ничек бар, шулай ярата. Ул үзе өчен баштан ук шуны аңлады – “үзенә бары тик изгелек кенә теләгән” әнисенә тормышын бозарга бирмәячәк. Ә менә сеңлесе Нәсимә ялгышты. Әнисенең, ирең шундый, ирең мондый, дигән зарларын хәләл җефетенә туктаусыз ташып, Нәсимә көннәрдән бер көнне ике баласы белән ирсез калды.
     Катифә кызын кайнанасына да көнләде. Янәсе, үстергән анаңнан ныграк яратасың, ныграк хөрмәтлисең иреңнең әнисен. Әнисенә, хәтта үз-үзенә ачык кына әйтмәсә дә, Гөлчирә белә – әйе, киленен баласыдай кабул иткән кайнанасы аңа үз әнисеннән дә якын кебек. Егерме ел бергә яшәп, ире белән төрле чаклары булды, кайнанасы ник бер кысылсын араларына. Бер-берсенә үпкәләп сөйләшми йөргәндә дә, аш бүлмәсенә икесен дә ашарга чакырып, икесенә дә бертигез җылы эндәшеп, күңелләрен эретә дә, әле генә пыр тузышкан ир белән хатын, әниләре тырышлыгы белән, берни булмагандай сөйләшеп тә китәләр, килешеп тә куялар. Ничек яратмыйсың шундый кайнананы, ничек хөрмәт итмисең?!
     Әни кеше, әлбәттә, үз балаларына яманлык теләми. Киресенчә, үзе үткән ялгышлардан, хаталардан саклап калырга тырыша. Тик шуны гына аңламады Катифә – аның үз язмышы, ә кызларның үз тормышы, үз язмышлары. Үз балаң, үз җимешең булса да, ул син теләгәнчә генә, син сызган схема буенча гына яши алмый. Тудыргансың, үстергәнсең, кеше иткәнсең икән, яхшы теләкләр теләп, тормыш киңлегенә очыра да бел кошчыгыңны. Канатларын сыдырмыйча, мәтәлеп төшмичә бер кош та очарга өйрәнми. Шуның кебек һәркем тормышта әкренләп үз юлын таба.
     Гөлчирәнең үзенең дә бүген кияүгә бирерлек кызы бар. Әлегә ул ата-анасының канаты астында. Бүген булмаса, иртәгә очып чыгып китәчәк. Баласы бәхете өчен ничек борчылса да, әнисенең аның тормышына кысылырга хакы юк. Терәк булыр, таяныч булыр, ә көчләп тагылган “киңәшче”, өйрәтүче булмас.
     Кәефе үзгәргән саен, Катифә карчык ике бүлмәле фатирын шантаж урынына куллана. Мине юньләп карамыйсыз, димәк, фатир да сезгә эләкмәячәк... Шул фатир өчен һәрвакыт көен көйләтә. Фатир турындагы бәхәстән дә арыдылар Гөлчирә белән Нәсимә. Ике кызына тигез язар урында, Катифә карчык елның-елында васыятын үзгәртә. Йә бер кызына, йә икенчесенә күчереп яза. Шул сәбәпле, апа белән сеңел арасына да “кара мәче” үткән чаклар булды.
     Әйе, карт көнендә Катифә карчык ялгызлыгына, ике кызына, киявенә, оныкларына кирәк булмавына туктаусыз зарлана. Тик кем гаепле соң, әни? Урынсыз ризасызлыгың, мәңге бетмәс зарларың белән үз-үзеңнән балаларыңны биздердең. Рәхмәт әйтеп, дога кылып кына утырыр урында һаман да иң якын кешеләреңә бәйләнергә сәбәп кенә эзлисең. Синең тырышлык белән бер кызыңның тормышы бозылды, икенчесе кысылдырмаган өчен аңа үпкәлисең. Минем балаларым иң әйбәт дияр урында, аларны башкаларның балалары белән чагыштырасың, кимсетәсең. Балалар өчен иң рәхәт урын Әни янында булырга тиеш. Тик рәхәтме соң аларга синең кырыңда, җылымы? Картлыгыңның тыныч матурлыгын үзең үк бозасың түгелме, әни?
     Бер сәбәпсез үпкәләп, атна буена шалтыратмаган әнисенә Гөлчирә үзе шалтыратты: “Әни, хәлең ничек?” Катифә карчык кан басымы югары булуына зарлангач, Гөлчирә, өйдәге бар эшен ташлап, әнисенә барырга чыкты. Әни бит...

    Физәлия Дәүләтгәрәева

    http://www.syuyumbike.ru/news/proza/ni-bit

    mot

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама