Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Музей - изге хәтер сагында

    Олы Елга авылы тарихы музее Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

     

    Бу җирлектән сугышка 300 дән артык кеше киткән. Аларның 107 се генә туган авылларына әйләнеп кайтканнар.

    Фронтта күрсәткәннәре батырлык өчен 13 кеше Кызыл Йолдыз ордены, 1 кеше Кызыл Байрак ордены, 12 кеше I- II дәрәҗә  Ватан Сугышы ордены, 4 кеше III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгәннәр, бик күпләре сугышчан медальләргә лаек булганнар.

     – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең истәлеген мәңгеләштерү, аларны кадерләп саклап киләчәк буыннарга тапшыру музей эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Музейда ветераннарыбыз турында бай мәгълүматлар тупланган. “Үлемсез полк” проекты башланганннан соң ата-бабаларының фотоларын, алар турында мәгълүматлар сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан  сугыштан исән кайткан якташларыбызның данлы хәрби юлларын социаль челтәрләрдә дә яктыртып бара башладым. Бу да райондашларда зур кызыксыну уятты, –  ди музей җитәкчесе Хәтимә Солтанова.

    Бу җәһәттән, Олы Елга мәктәбе укытучылар, укучылар коллективының эшчәнлеге дә игътибарга лаек. 90 нчы елларда  мәктәп укучылары сафлары елдан-ел кими барган сугыш ветераннары белән әңгәмәләр коралар, аларның истәлекләре буенча “Хәтер китап”лары язалар, аларга багышлап стендлар, альбомнар ясыйлар. Хәзер  бу бәһасез ядкарьләр музейда кадерләп сакланалар.

    –  “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабына да 92 авылдашыбыз турында мәгълүмат бирдем. Хәзерге көндә Казанда яшәүче авылдашыбыз Рушания Юнысова архив материалларын туплап Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында китап әзерли.  Мин дә аңа мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам. Бергәләп шул китапны чыгара алсак авылдашларыбыз турында зур истәлек булыр иде,-дип дәвам итте Хәтимә ханым.

    Авиация майоры Нургали Беляев легендар  каһарманнарның берсе. Ул 30нчы еллар башында Киевта командирлар әзерләү мәктәбендә укый. Аннары Оренбургта хәрби очучы-күзәтүчеләр югары мәктәбендә белем ала. 1935 елда Нургалине Ленинград югары парашютчылар әзерләү мәктәбенә җибәрәләр. Аны тәмамлагач, Нургали Беляев авиаполкта парашют-десант службасы командир-инструкторы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач аны 7 авиадивизиянең авыр бомбордировщиклар парашют- десант полкы командиры итеп билгелиләр. Якташыбыз ТБ-3 авыр бомбордировщигы белән Ватан сугышының барлык фронтларында немец фашистларына каршы көрәшә. Аның данлы хәрби юлын орден- медальләренә карап та күзалларга мөмкин . Ул “За оборону Москвы” , “За оборону  Ленинграда”, “За оборону  Сталинграда” медальләре белән бүләкләнгән. “Кызыл Йолдыз”, “Кызыл Байрак”, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек булган.

    Сугыштан соң Кече Елга авылында гомер итә Нургали Беляев. “Майор абый”, дип хөрмәтләп дәшәләр аңа авылдашлары.

    ....Садретдин һәм Тарифә  Садриевлар сөлектәй биш улларын озатканнар фронтка. Шуларның бары тик берсе – Баһаветдин гына туган авылына кайту бәхетенә ирешкән. Габдрахман, Фәйзрахман, Хәбибрахман, Фәтхерахман илебез азатлыгы өчен башларын салалар.

    Баһаветдин иң олысы  буларак, сугышка 1942 елда алына. Беренче Украина фронтында аерым саперлар батальонында хезмәт итә. 1943 елның 13 декабрендә кызылармияче Садриевка оборонаның алгы сызыгына 150 танкка каршы мина кую бурычы куела. Якташыбыз миналар, пулялар яңгыры астында  бу бурычны срогыннан алда үти. Икенче юлы минометлар уты астында күзәтү пункты төзегендә дә осталык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Әлеге каһарманлыклары өчен ул “За отвагу” медаленә лаек була. Сугыштан соң хуҗалыкта шофер, каравылчы булып эшли.

    Бертуган Рәшит һәм Вагыйз Солтановлар узган хәрби юллар да батырлык үрнәге булып торалар.

    Гвардия полкында телефончы булып хезмәт иткән Вәгыйз Солтанов күп тапкырлар дошманның көчле уты астында алгы ут позицияләреннән команда пунктына элемтә линияләре суза, өзелгән чыбыкларны ялгый.  Ә бер тапкыр яраланган полкташын сугыш кырыннан алып чыга. Бу батырлыклары өчен якташыбыз III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары, “За отвагу”, “ За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г”медальләре белән бүләкләнә.

    Аерым артиллерия дивизиясендә орудия командиры булып сугышкан Рәшит Солтановның батырлыклары III дәрәҗә Дан ордены, “За отвагу”, “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина” медальләре белән бәяләнгән.

    Бу язмабызда Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән берничә якташыбызны гына искә алдык.  Бер Олы Елга авыл җирлегеннән генә дә  өч йөздән артык кеше Ватан азатлыгы өчен кан койган, ә күпме фидакарь тылда батырлыкка тиң хезмәт үрнәкләре күрсәткән. Аларның даны мәңгелек!

     

     Илгиз Җамалиев

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама