Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

    Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

    “Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез–Медицина хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм!
    Бүген сәламәтлек саклау–социаль үсеш өлкәсендә алгарышлы юнәлеш булып тора. Медицина хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы республикабызда сәламәтлек саклау системасын үстерүнең нигезе.
    Сәламәтлек–иң зур байлык,аннан башка бәхетле тормышны күз алдына да китереп булмый. Шуңа да сезнең хезмәт бик кирәк һәм хөрмәткә лаек.  Сез меңәрләгән кешене авырулардан коткарасыз, гомерләрен саклап каласыз.
    Көндәлек хезмәтегез, кешеләргә карата мәрхәмәтле игътибарлы карашыгыз тирән хөрмәткә лаек.
    Сезгә якыннарыгызның мәхәббәтен, игътибарын, эшегездә уңышлар, бәхет телим!–диелә котлауда.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама