Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

     Сезне һөнәри бәйрәмегез-Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын йөрәктән, кайнар котлыйм!

     Бөтен заманнарда мәдәният кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Мәдәният һәр кешенең яшәешен формалаштыра, һәр халыкның кабатланмас булуын дәлилли, милләтләрнең рухи һәм әхлакый традицияләрен саклый, җәмгыятнең тормыш дәрәҗәсен билгели.

     Сезнең һөнәр ияләре- үз эшенә чын күңелдән бирелгән, инициативалы кешеләр. Сезнең хезмәт шәхеснең сәламәт үсешенә булыша, безнең тормышны кызыклырак итә.

    Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, күңел байлыгыгыз белән бүлешәсез, гүзәллек белән аралашу шатлыгы бирәсез. Сезнең идеяларыгыз, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкы кызыклы тормыш белән яши. Безнең районда традицион рәвештә уздырыла торган бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр өлкән буын, яшьләр, балалар арасында зур популярлык белән казаналар.

    Сезгә нык сәламәтлек, илһам, саекмас энергия, иҗади уңышлар, игелек һәм мәхәббәт телим!

    Илдар Таҗетдинов,

    Муниципаль район башлыгы котлавы.

     

    фото архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама