Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Минхаҗәр апа Хәйруллина : "Тормыш гел шатлыктан гына тормый икән ул, хәсрәтләрне дә күп күрергә туры килде"

    Өй тынлыгы эчендә тегү машинасының келтер-келтер эшләгән тавышы ишетелде. Бер күтәрелеп янә төшкән энә, тигез эз салып, яулык читен җөйләде. Гомер буена эшсез тормаган  куллары тегүгә тотынса арганлыгы югала сыман Минхаҗәр апаның.

    Бүген дә шулай, тыштагы вак-төяк эшләрне барлап керде дә, шкафының әллә кайсы бер почмагына җыеп куйган ак ситса яулыгын тартып чыгарды. Әле бер башын, әле икенчесен әйләндергәләп машинасына җеп саплады.

    И, әни, ябыйм дисәң әллә нинди матур яулыкларың бар ләбаса,  диде кызы Альфира, әнисен машина артында күреп. Белә югыйсә, юклыктан түгел, бары тынгысыз күңеленең эш белән мәшгуль булуыннан бу. Шуңа да сүзләрендә әнисенә карата ачулану түгел, назлы ярату чагылды.

    Элек-электән тик торуны белмәде шул Минхаҗәр апа. Хәер, еллары да нинди иде бит?! Әтисе Галәветдин сугышка киткәндә 5 яшь  иде үзенә. Әнисенең өч баланы җитәкләп Шомбыт авыл башына кадәр сугышка китүчеләрне озатырга  барганын әле дә хәтерли. 1941 елның җәе иде ул. “Үзеңне, балаларны саклый күр,  Мингалия. Сугыш беткәч без кайтырбыз” ,  дисә дә, шул китүдән кайтмады әтисе.

    Абыйсы, энесе белән әнисе итәгенә тагылган өч баланы ятим итте илгә килгән афәт. Ятимлек өстенә тормыш нужасы да өстәлде. Һай, иртә өлгерде шул ул чор балалары... Кул  астына  керә башлауга өлкәннәр рәтендә чәчүдә, уракта булдылар, зар-сыкрануны белми эшләделәр.

    Хәтереннән әледән-әле шул еллар калка Минхаҗәр апаның. Әнисенең алабутаны уып аннан ипи салулары, көзен кырда калган бәрәңге, бер уч булса да ашлык эзләп йөрүләре онытырлыкмы соң?

    10-11 яшьләремдә булганмындыр, кышын чаңгы киеп Леспромхозга менеп китәбез. Анда Катмышка чыга торган юлда әүвәле тимер юллар бар иде. Без зур-зур агачларны вагоннарга төйибез. Ул кышкы суыкларның үзәкләргә үтүләре – кияргә юньле кием юк, туңмас өчен йөгерә-чаба эшлибез.

    Минхаҗәр апа сөйләгәннәрне тыңлыйм да кино кадрындагы кебек бер-бер артлы вакыйгалар алмашынуын күзаллыйм. Әнә, 15 яшьлек үсмер кызның Яңа Сала авылындагы сарык фермасында эшләгән чагы.

    Малларга азык тарату, авыр чиләкләрне күтәреп улакларына су салулар... Кичен иңбашлары сызлауга түзмәс кебек булса да иртән торуга янә эшкә йөгерү сабыр холыкны чыныктырган, түземлекне арттырган. Соңрак Горький өлкәсендә торф чыгаруда да эшли ул.

    19 яшем тулган гына иде, үзебезнең авыл егете Хәкимуллага тормышка чыктым.

    Аның армиядән кайткан гына вакыты. Яңа ел алдыннан никах укыттык. Яшьлек бит, акча да эшләрбез дип, иремнең туганнары чакыргач Псков шәһәренә чыгып киттек. Анда икебез дә төзелештә эшләдек,  ди Минхаҗәр апа.

    Читтә яшәүнең яме булмаганмы, әллә туган якны җирсү-сагынуданмы бер ел үткәч яшьләр яңадан Яңа Салага кайтып төшәләр. Һәм күрше Чыршылы Елга авылында үзләренең тырышлыгы, туган-тумачалар булышлыгы белән өй салырга керешәләр.

    Шул нигездә тупырдап алты бала үсә, шатлыклы да, мәшәкатьле дә гомер шунда уза. Хәкимулла ага агач, балта эшенә оста булса, Минхаҗәр апа урманда агач сызуда, сагыз җыюда, питомникта эшли. Хат ташучы, соңрак кибеттә җыештыручы булып хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан чыга.

    Тормыш гел шатлыктан гына тормый икән ул, хәсрәтләрне дә күп күрергә туры килде. Өч баламны җир куенына иңдердем. Ничек түзәсең икән син йөрәгем дип, үксеп-сулкылдап елаган чакларым күп. Нишлисең, һәммәбезгә дә тәкъдиргә язылганны күрергә язган шул, ди ул авыр көрсенеп.

    Әйе, язмыштан узмыш юк. Хәкимулла аганың бакыйлыкка күчкәненә дә шактый еллар.

    Минхаҗәр апа янына хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче кызы, кияве кайткан. Уллары Илфат белән Равил дә юлга тузан кундырмыйлар, хәл белергә әледән-әле килеп торалар икән.

     Ислам динендә ана хакы иң зур хаклардан. Үз балаларыбыз инде гаиләле, үз тормышлары белән яшиләр. Карап торганыбыз хәзер әни. Шуңа да аны саклыйсыбыз, бүгенге матур, мул тормышның матурлыгын күреп озак итеп яшәтәсебез килә,  ди кызы Альфира.

    Авырлыкларны күреп үссә дә сабырлыгы белән Раббыбызга шөкер иткән, биш вакыт намазны калдырмаган Минхаҗәр апа хөрмәт, олылауларга бик тә лаеклы. Тугызынчы дистәне вакласа да, ил-көн яңалыгы белән гәҗитләрдән танышып бара, әле дә энәгә җепне күзлексез саплый ул.

     

    Җәен җиләккә йөрсә, көзен янәшәдәге урманнан чикләвек тә җыйган. “Балалар, оныклар килгән саен, рәхәтләнеп ашасыннар дип, кесәләренә кушучлап булса да салам” ,  ди ул.

    И, изгелекле ана, күңелең ак яулыгың төсле пакъ, йөрәгең тулы шәфкатьлелек синең! Гомер юлың да озын, бәрәкәтле булсын иде...

    Фәрвәз Каюмова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама