Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Миңнегәрәй Әхмәтшин кыр эшләрендә алда

    Миңнегәрәй Әхмәтшин бүгенге көндә “Шәмсетдинов” крестьян-фермерлык хуҗалыгының тырыш, булдыклы, алдынгы механизаторларының берсе.

    Әлеге хуҗалыкта ул 27 ел хезмәт куя. “Биредә ДТ-75 тракторында эшли башлаган иде. Инде ун елдан артык МТЗ-1221 техникасын иярли. Нинди генә эшкә алынса да намус белән башкара. Техниканы биш бармагы кебек белә.

    Сүтә, җыя, ремонтлый. Быелгы чәчүдә дә зур  активлык күрсәтте”, - диде аның турында хуҗалык җитәкчесе  Нияз Шәмсетдинов.

    Кыр эшләрендә һәрвакыт алдынгы урыннарда бара Миңнегәрәй абый. Табыннарны икмәкле итү өчен зур көч куя ул.  Әнә быел да  алдынгылар рәтендә. Чәчү агрегатларында эшләүчеләр арасында  атналык нәтиҗәләр буенча  беренче урынны алды һәм  сертификатка ия булды. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районга эш сәфәре белән килгән көнне кыр батырына сертификатны үзе тапшырды.

    Хуҗалыкта ел әйләнәсендә эш бетеп тормый. Җир сукалау, культивацияләү, печән әзерләү, сенаж салу, печән-салам пресслау кебек башка эшләрне дә башкара ул. Эштән куркып тормый. Миңнегәрәй Әхмәтшин кебек тырыш хезмәткәрләр булганда хуҗалыклар яшәр, гөрләп торыр. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә насыйп булсын аңа.

     

    Гөлназ Зарипова.

    фото автора.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама