Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мәңге кайтмас җиргә киттең...

    20 май көнне гаиләбезгә кара кайгы килде.

     Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, гаилә башлыгы Илмир Рәхимов мәңгелеккә күзен йомды. Авыр операциядән чыгар диеп өмет итсәктә чыга алмады. Тормышта куелагн планнары, максатлары-барысы даюкка чыкты.

    Күрәсең, бакыйлыкта да яхшы кешеләр кирәктер. Авыр минутларыбызда янәшәбездә һәрчак якыннарыбыз, туганнарыбыз, күршеләребез булды.

    Мәрхүмне озатырга килгән, кайгыны уртаклашкан, мораль һәм матди яктан булышып күрсәткән туганнарга, күршеләргә, дус-ишләргә, авылдашларга, классташларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Берәүгә дә мондый авыр ачы хәсрәт күрергә язмасын.

    Барыбызга да сау-сәламәт, бәхетле яшәүләр насыйп булсын.

    Рәхимовлар гаиләсе. Масловка авылы.

    touc

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама