Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Май белән кер юу серен беләсезме?

    Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк

    Кухня тастымалларын үсемлек мае белән юып чистартып була икән. Май салгач, тастымалда каткан иске майлар эреп китә. 

    15 литр кайнап торган суга 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан теләсә нинди кер юу порошогы, 2 аш кашыгы коры агарткыч салып, болгатыгыз. Тастымалларны шунда салыгыз. Керләрне төнгә җебетергә калдырып торыгыз. Эремә озаграк җылы торса, яхшырак. Шуңа күрә капкачын каплагыз, чиләкне җәймә белән төреп куйсагыз да була. 

    Иртән керләрне кер юу машинасына салып юыгыз.

    Коры агарткыч урынына аш содасы кушарга була, диелә хәбәрдә. 

    Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/stati/may-beln-ker-yuu-sere

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама