Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Маһитап Бочкова : " Без күргән авырлыкларны сөйләп кенә дә аңлатып булмый".

    Балачакның  матур истәлекләре мәктәп чоры белән бәйләнгән.

    Ул вакыйгаларның  үзәгендә укытучы тора. Көз аенда Укытучылар көнен билгеләп үтеп, мөгаллимнәребезне  кабаттан искә алабыз.

     

    Күгәрчен авылында яшәүче 40 елга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия биргән математика укытучылары Рушания Камалиева һәм Маһитап Бочковаларны меңләгән укучылары рәхмәт сүзләре белән искә ала бу көнне. “Гадел, үз һөнәрен яхшы белүче, балалар белән уртак тел табучы үрнәк укытучыларыбыз”, диләр алар укытучылары турында. Балаларны ихластан ярату, зирәклек, намуслылык, таләпчәнлек - болар бар да әлеге язма геройларым -  ветеран укытучыларга хас сыйфатлар дияр идем мин. Алар белән очрашып, озак кына сөйләшеп утырганнан соң бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандым.

    Рушания апа белән тормыш иптәше Равил абый бик аралашучан кешеләр булып чыктылар. 55 елга якын парлы гомер кичерә алар. Тормыш итүләре җиңел булмаса да, үткәннәрен уен-көлке белән искә алалар. “Бер күрешүдән үзенә каратты да куйды бу кызый, менә шул очрашудан  күпме гомер бергә яшәлгән”,- ди елмаеп Равил абый. Рушания апа Олы Әшнәк авылыннан. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетының беренче курсын тәмамлауга ук Күгәрчен авылына укытучы итеп җибәрәләр аны.

    Аннан соң ул аны читтән торып тәмамлый.  Равил абыйның бригадир булып эшләгән вакыты. Бу очрашудан гомерлек парлар булырбыз, дип уйлап та карамагандыр алар.

    Бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем бирәләр. “Балаларны кечкенәдән үк эш кушып, хезмәткә өйрәтеп үстерергә кирәк, дип уйлыйм. Шөкер, Динәбез, игезәкләребез - Илфатыбыз, Рифатыбыз да акыллы, сүз тыңлаучан булдылар.

    Безнең ризалыктан узып эш башламадылар. Һәрберсенең үз гаиләсе, балалары бар. Көнгә берничә тапкыр шалтыратып хәлләребезне сорашалар, ялларда кайтып йорт эшләрендә булышып китәләр”,- дип сөйли Рушания апа. “Киленнәрем үз кызларым кебек, кызым дип кенә эндәшәм.

    Исән-сау булып, бәхетле гомер кичерергә язсын аларның һәрберсенә”,- дип аның сүзен йомгаклап куйды Равил абый.

    Мәктәп, укытучы, укучылар темасына сөйләшә башлагач, укытучы булып эшләгән елларын сагынып искә алды Рушания апа. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кызчыкның теләге чынга ашкан. Гомере буена бу һөнәренә тугры кала ул.

    “Укучыларымның һәрберсе тормышта үз юлларын таптылар.

    Укытучылар, табиблар, җитәкче урыннарда эшләүчеләре дә шактый.  Димәк тырышлыгым юкка булмаган. Мин шуның белән бәхетле”,-ди ул. 

    Авылның тагын бер хөрмәтле ветеран укытучысы Маһитап Бочкованың үз тормыш кыйссасы. Маһитап апа үзе Мамадыш районы Югары Сөн авылыннан. Безнең районга математика укытучысы булып килеп урнаша.

    Күки, Мәшләк авылларында укыта. Илья Николаевич белән гаилә коралар. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бер-бер артлы дүрт балалары дөньяга килә. 1960 елларда юллама нигезендә Күгәрчен авылына килеп урнашалар. Үз оялары булганчы йортларга күчеп яшәргә туры килә. Соңрак тырышлыклары белән еллар дәвамында йорт салып чыгалар. “Мин гомерем буе йорттан йортка квартирант булып йөргән кеше.

    Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, диләр. Бик авыр эш икән ул. Чит авылда, ярдәм итәрдәй туган-тумачабыз юк. Барысы да үз көчебез белән эшләнелде. Без күргән авырлыкларны сөйләп кенә дә аңлатып булмый. Ул еллар искә төшкән саен күңелем тула.

    Бирегә килгәч бишенче балабыз туды. Ә менә эшемне бик яраттым. Сөенә-сөенә мәктәпкә бара идем. Ул вакытта сменалап укытулар. Беребез эштә булганда икенчебез балалар белән өйдә кала иде. Шулай чиратлашып эшкә йөрдек, балалар үстердек”, - дип сөйли Маһитап апа. Балалары тырыш булып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Һәрберсенең үз юлы, гаиләсе. Ни кызганыч,  хәсрәт тә читләтеп үтми Маһитап апаны. Өч улын, ирен гүргә иңдергән ул.

    Вакыт дигәнең тиз уза икән, Маһитап апа 90 яшен тутырган. Бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә.

    Ә менә җәй айларына авылга кайта. “Өе барның көе бар, диләрме. Йөри алганда йортыма кайтам әле”,- ди ул.

    Бүгенге көндә галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә әлеге остазларыбыз алдында баш ия. Чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган.

    Айзилә Зариф.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама