Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы

    Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.

     "Әтием, киттең... Урының оҗмах түрләрендә булсын", - дип яза җырчы инстаграмда. Люция Мусина 1976 елның 3 августында Лениногорск шәһәрендә туа. 1993 елда Казанның мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. 2000 елда Люция Мусина җырчы Рөстәм Закировка кияүгә чыга. Бүген аларның Айрат исемле уллары һәм Миләүшә исемле кызлары бар. Әле 2020 елның июнь аенда гына уллары армия сафларында хезмәт итәргә алынды. Люция ханымның һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31736

    aur

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама