Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Лилия Биктимерова кызы Гөлназның хәлләре, Кәримнең үскәч кем булырга теләве һәм Элвин Грей белән алар гаиләсе арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләде

    Бу - уникаль гаилә. Анда һәркайсы җырчы, һәркайсы танылган шәхес. Башкортстанда «Лилия Биктимерованың кызы Гөлназ» дип сөйләшсәләр, Татарстанда: «Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимерова», - диләр.

     - Хәерле көн, ничек хәлләрегез?

    - Бар да яхшы. Иртәгә Төркиягә китәргә җыенабыз, калган эшләрне бетереп китик дип, мәш киләбез әле.

    - Кәрим улыгыз да Инстаграм челтәрендә популярлашып килә...

    - Əйе, сәүдә үзәкләренә чыксак та, аны танып алалар. Үскәч артист булам ди инде. 1 яшь тә 8 айда әтисенең юбилей концертында сәхнәгә чыккан иде, шунда дебюты булды. Хәзер үсә, бераз ояла башлады. Əмма яңа концерт сезонында әтисе белән «Мәдинә»не җырлыйм дип тора.

    Яраткан җырчылары - Əнвәр Нургалиев белән Радик Юлъякшин. Гел шуларны тыңлап, гел аларның җырларын җырлап йөри.

    - Барыбызга да мәгълүм: моныңчы Гөлназ белән Радик очрашып йөргәннәр иде...

    - Əйе, бернигә карамастан, без яхшы мөнәсәбәтләрдә. Аны бала чагыннан ук беләбез, бик яратабыз. Ул саф күңелле кеше, аны яратмаслык түгел. Безнең гаилә өчен ул бик якын.

    - Гөлназ быел Казанга күчеп китте. Аның өчен борчыласызмы? Контрольдә тотасызмы?

    - Əйе, Казанда тормыш кайный дип, күченгәненә шат. Əмма үзе тагы Уфага килгәч: «Башкортстанда шундый рәхәт», - ди. Сагынадыр инде балакай. Өйгә кайтып кереп, Кәрим энесен күреп елый башлый, «Апам, мин сине сагынам!» - дип, анысы да еларга тотына.

    Башта энекәше тууын теләмәгән иде, эгоистрак булды. Янәсе, аңа игътибар әзрәк булыр дип борчылды. Ə хәзер алар арасында шундый аңлатып бетерә алмаган мәхәббәт. Елый-елый очрашалар, елый-елый саубуллашалар...

    Контрольдә тоту буенча - юк, ул бит инде 16-17 яшенән үзе генә яшәп карады. «Порошокларның, дөге ярмаларының бәяләре бигрәк кыйммәт икән», - дип кире кайтты. Аннан тотынды экономить итәргә. «Артыгыздан утыгызны сүндереп йөрегез», - дип һәр тиенне саный иде (көлә).

    - Тагы да берәр бәби алып кайтасыгыз килмиме?

    - Башта Фәдис теләгән иде, мин юк дидем, хәзер киресенчә. Гөлназга: «Кыз алып кайтам, сердәшче булыр сиңа», - дим. Ул көлеп: «Миңа бала кебек бит инде ул, нинди сердәшче», - ди.

    Кәрим - озак көтеп алган балабыз. 12 ел көттек бит! Инде булмый дигәндә, Ходай Тәгалә зур бәхет җибәрде. Исән-сау үстерергә язсын!

    фото , чыганак http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-biktimerova-kyzy-glnazny-khllre-krimne-skch-kem-bulasy-m-elvin-grey-beln-alar-gailse-arasyndagy-mnsbtlr-turynda-sylde

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама