Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кыюлыгы белән  дан казанган

    Газета редакциясенә Бөек Ватан сугышы ветераны турындагы язманы урнаштыруларын сорап хат килде.

    Исәнмесез хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Күп еллар элек “Октябрь юлы”  газетасында безнең әтиебез – Яңа Арыш авылы Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбибрахман Хөсәенов турында язма дөнья күргән иде. Анда сугышта күрсәткән батырлыклары тасвирланган.  Әтиебез арабызда юк инде. Бу мәкаләне газетада бастырып чыгарсагыз зур рәхмәтле булыр идек.

    Мәкаләне язучы Александра Мамакова – укытучы, даими газета хәбәрчесе иде. 95 яшен тутырып Алабуга шәһәрендә вафат булды.

    Кызы Гөлнур.

    «Гомер дигәнең агым су кебек сиздермичә генә үтә дә китә. Тик  гомерләре,  яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән хәзерге өлкән буын кешеләренең тормыш юллары бүгенге яшь буын өчен бик тә гыйбрәтле, батырлык һәм туган илгә, туган җиргә хезмәт итүнең үрнәк өлгесе булып тора. Табигатьнең матур почмагына, серле имән урманнары буена сыенып утырган Яңа Арыш авыл егете, хәзер авылның мөхтәрәм карты Хәбибрахман аганың да гомере эзсез узмады. Аның яшьлеге колхозлашу елларына туры килде. Алар авылында да «Чулпан» колхозы төзелә. Хәбибрахманны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына агрономнар хәзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр.

    Игенче белгечлеге үзләштереп, туган  авылына кайтып тынычлап икмәк үстерим дип канатланып йөргән Хәбибрахманның яшьлек хыялларын ил өстенә килгән кара афәт, сугыш чәлпәрәмә китерә.  Ул да дистәләгән авылдашлары белән илебез азатлыгын саклау өчен сугышка китә. Ул дошман белән көрәштә комсомол исеменә тап төшерми. Башта 270 нче укчы полкның, өченче батальонында отделение командиры була, взвод командиры яралангач аны алыштыра. Ротада үзен кыю һәм курку белмәс батыр сугышчы итеп таныта. Аның шәхси батырлыгы белән рухланган сугышчылар хәрби бурычын намус белән үти.

    Курск дугасында барган сугышларда да зур батырлыклар күрсәтә татар   егете Хәбибрахман. Ул рота старшинасы буларак, көчле миномет уты астында, алгы сызыкны сугыш кирәк-яраклары  һәм азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Командир яралангач, рота белән җитәкчелек итә һәм үзе дә яралана.

    Аның бу батырлыгы турында «За Родину» хәрби газетасында язып чыгалар: «Татар егете, старшина комсомолец Хәбибрахман Хөсәенов һәрвакыт командирның якын ярдәмчесе. Бу юлы да командиры яралануга, аның көчле тавышы яңгырады. Минем команданы тыңлагыз! Алга иптәшләр, бары тик алга! Дошманны җиңү өчен,  туган ил өчен, алга!»

    Старшина менә шулай хәрби подразделениене үз артыннан һөҗүмгә күтәрә. Бу һөҗүмдәге кыюлыгы өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

    Аның күкрәген дистәгә якын сугышчан  медальләр Һәм «II-дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бизи.

    Бөек Ватан сугышыннан X. Хөсәенов дүрт тапкыр яраланып кайта. Әмма ул, яралары бераз төзәлү белән үзенең сөйгән эшенә –  җирдә икмәк үстерүгә керешә. Башта Балык бистәсе МТСында участок агрономы булып эшли, 1955 елда туган колхозы –“Чулпан”га  агроном булып кайта һәм Хәбибрахман ага үзенең сугыштан соңгы бөтен гомерен кеше өчен иң кадерле нәрсә—туган җирдә икмәк үстерүгә багышлады, өч дистә елдан артык агроном булып эшләде. Производстводан аерылмыйча укып, югары белемле белгеч булды. Лаеклы ялга киткәнче туган җирендә тырышып хезмәт итте.

    Хәбибрахман ага Хөсәенов үрнәк семья башлыгы да. Алар тормыш иптәше Хубҗамал апа белән биш бала үстерделәр. Балалары хәзерге вакытта кирәкле профессия үзләштереп, төрле тармакларда эшлиләр. Олы уллары Рәшит – “Рассвет” колхозының алдынгы тракторчы- комбайнчыларның берсе, кызлары Гөлнур - авылда медсестра, Рәис- Казан ветеринария институтын тәмамлап колхозда ветврач булып эшли һәм кече уллары Алмаз да шушы белгечлек буенча институтка укырга керде. Хәзер Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

    Әтиләре Хәбибрахман ага бүгенге  көндә балаларына, оныкларына куанып яши һәм эшли, дөньяларның иминлеген тели. Актив коммунист, пенсионер, сугыш Һәм хезмәт ветераны инде җитмешкә якынлашып килсә дә бүген дә сафта әле, ашламалар саклау склады мөдире булып эшли, туган җир туфрагының уңдырышын күтәрүгә киңәшләре һәм хезмәте белән өлеш кертә».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама