Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кыяр тозлыгын түгеп әрәм итмәгез

    Кыяр тозлыгының файдалы булуын белә идегезме?

     Яңа ел табынын тозлы кыярдан башка күз алдына китереп тә булмый. Үзең япкан банканы ачып, хуш исле кыярларны тәмләп каравы ни тора! Аны өстәлгә кисеп куярга да, төрле салатларга кушарга да була.

    Кыярын ашап бетергәч, күпләр тозлыгын түгә. Ә кемнәрдер кичен артыгын сыйланганнан соң, иртән “баш төзәтергә” нәкъ шул тозлыкны файдалана. Әмма кыяр тозлыгы организмга һәрвакыт кирәк булган бик күп микроэлементлар, шул исәптән бик дефицит бакыр, чыганагы да әле. Ул инфекция авырулары вакытында барлыкка килүче интоксикацияне (агулануны) бетерергә ярдәм итә, организмның тонусын күтәрә, аппетитны ачып җибәрә.

    Аны яшелчә сутларына һәм ашларына, щи, окрошкаларга кушалар, төрле соуслар ясаганда файдаланалар, бәлеш, тәбикмәк, көлчә камырларына өстиләр. Кыяр тозлыгында баскан камырдан пешергән икмәк хуш исле һәм тәмле була.

    Гүзәл затлар яшел кыярны биткә маска ясау өчен кулланса, кыяр тозлыгыннан туңдырылган боз массаж ясау өчен файдаланыла. Кыяр тозлыгы белән куйган компресслар травмалар һәм бәрелүләр аркасында барлыкка килгән авыртуларны, буын сызлауларын баса.

    http://agryz-rt.ru/news/ash-su/kyyar-tozlygyn-tgep-rm-itmgez

    web

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама