Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кышка тәмле салат

    Рецепт

    Иттарткыч аша 2 кг помидор, 5-6 болгар борычын чыгарабыз. 3 кг ташкабакны шакмаклап турыйбыз. Шуларны барысын бергә 2 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан көн­багыш мае, борыч, канәфер кушып, болгатып, кайнарга куябыз. Кайнап чыккач, 30 минут пешерәбез. Соңыннан угычтан уылган сарымсак белән әче борычны туглап, стериль­ләш­тергәннән банкаларга тутырып, каплап куябыз. Шушы рецепт белән 4 литр тирәсе салат чыга.

    Фото: pixabay.com

    http://saby-rt.ru/news/ash-su/kyshka-salat

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама