Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кредитны түли алмаганда нишләргә?

    Кредит буенча бурычлары булган кешеләргә гадәттә коллекторлар шалтырата башлый. Закон нигезендә, коллекторның кредит түли алмаган кешене мыскылларга хакы юк. Банк, коллектор оешмалары кешенең милкенә дә арест сала алмый.

     Кредитны түли алмыйсыз икән, банктан качып йөрүнең мәгънәсе юк, иң яхшысы – банкка матди хәлнең авыр икәнен аңлату, моны раслаучы документлар китерү.

    Кредитны кичектереп торуны, түләүләр графигын үзгәртүне сорап, гариза язарга да була. Ни дисәң дә, кредит түләмәү икътисади җинаять булып санала.

    Тагын бер юл – «Кулланучы кредитын рефинанслау» программасы. Әгәр дә берничә банкта кредитларыгыз бар икән, аларны барысын бергә җыеп бер банкка гына күчертергә була. Рефинанслау программасы һич кенә дә кредит түләүдән азат ителү түгел, бу бары түләү срогын озатып, айлык түләүләрне киметергә генә ярдәм итә. Һәрвакытта да отышлы булмаска мөмкин. Әлеге программа бөтен банкта да кулланылмый.

    Кредит суммасы зур икән, физик затларның банкротлык­ка чыгуы турында законнан файдаланырга була. Банкка кредитын түли алмаган кеше үзен банкрот дип игълан итә ала. Дөрес, бу бик мәшәкатьле, чыгымнар таләп итә торган процесс. Кайбер таләпләрнең үтәлүе дә шарт. Әйтик, физик затның банк алдында 500 мең сумнан артык бурычы булырга һәм ул өч ай дәвамында түләнмәгән булырга тиеш. Кредит алган кеше судка бурычларын кайтара алмавын дәлилләргә бурычлы.

    Шунысын да онытмаска кирәк, банкрот кеше «кара исемлек»кә кертелә. Бу исә банкларга юл ябыла дигән сүз.

    http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/kreditny-tli-almaganda-nishlrg

    фотоchto-budet-esli.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама