Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупция нәрсә ул, без аның турыда беләбезме?

  Коррупция нәрсә ул, без аның турыда беләбезме? Берәүләр аны ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, дип аңлатса, икенчеләр коммерцияле сатып алу, яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык алу, дип күзаллый.

Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Уңай җаваплар көтәргә буламы? Районда аңа карата нинди чаралар алып барыла соң? Шундый сораулар биреп район халкы белән аралашып алдык.

Иманың нык булсын!

 

–Иң беренче чиратта кешенең иманы нык булырга тиеш. Андыйлар ришвәтчелек йогынтысына бирешмиләр. Югыйсә, һәркем эшләгән өчен тиешле хезмәт хакын ала. Берәү дә берни сорамый. Рәхмәт йөзеннән нидер “биреп” кеше үзе үк аларны ришвәтчелек корбаны итә. Хастаханә юлын таптамаганнар сирәктер хәзер. Үзем дә еш йөрим. Күптән түгел генә Казан хастаханәсендә булып кайттым. Яхшы мөгамәлә, ачык, ягымлы караш... барысы да бар. Авыруны аякка бастыру өчен барын да эшлиләр. Чын күңелемнән рәхмәтемне әйттем, алар да изге теләкләре белән озатып калдылар. Менә бит бернинди ришвәтчелек тә юк,–ди Балык Бистәсеннән Рамилә Әхмәтсафина.

Әйе, динебез куәтләнгән көннәргә җиттек. Рамилә апа әйткәнчә иманыбыз ныгый, Аллага шөкер. Кемнедер “көйләү” хәзер башка еллар белән чагыштырганда кимрәк, дип саный күпләр.

–Ришвәтчелекне укып аңласам да, күңелем, җаным белән кабул итә алмыйм. Үземнең дә андый хәлдә калганым, очрашканым юк,-ди Тәб. Чаллы авылыннан өч бала әнисе Дильшат Вафина. –Быел олы кызым Ләйсән 11 нче сыйныфны, игезәкләребез Илназ белән Гөлназ 9 сыйныфны тәмамладылар. Өчесе дә Казан шәһәрендәге уку йортларына документларын тапшырдылар. Яхшы укыдылар. Котлы Бөкәш мәктәбендә көчле укытучылар эшләвен, укучыларга тирән, төпле белем бирүләрен дә әйтәсем килә. Шуңа күрә балаларымның кайда гына укысалар да үз көчләре белән тырышачакларын белеп торам. Интернет аша рейтинг нәтиҗәсен карап торабыз. Яхшы укыйсың икән, югары уку йортларына кергәндә “сул яктан” табылган таныш-белешләр кирәкми. Ришвәтчелеккә дә юл ябык,–ди ул.

 Чаралар оештырабыз

 

- Коррупция, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Икенче чиратта, кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара. Акчасы күп булганнар нәрсә эшләгәнен белми, үзенең рәхәт тормышын һәм шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши. Әлеге темага багышланган чараларны китапханәдә укучылар белән еш оештырабыз. Балаларга ришвәтчелек төшенчәсен аңлатып, сәбәпләрен ачыклыйбыз. “Игътибарлылык” исемле уеннар оештырам, -диде Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

    -Бакчада әлеге темага карата өлкән төркем белән рәсем бәйгеләре үткәрәбез. Сабыйлар бик теләп катнашалар, рәсемнәре дә төрле-төрле, мәгънәле. Моннан тыш балаларга аңлаешлы телдә коррупция төшенчәсенең ни икәнен дәресләр үткәреп аңлатабыз. Ул темага фильмнар да күрсәтәбез, - диде “Йолдыз” балалар бакчасы методисты Гөлшат Кәримуллина.

- Миңа ришвәт темасына багышланган конкурсларда катнашу бик ошый.  “Рәсем” номинациясе күңелгә якын. Үземнең коррупциягә карата булган фикерләрне рәсемгә төшереп аңлату миңа җиңел бирелә. “Надо жить честно” бәйгесенең республика этабында өченче урынны алдым, бүләкләү тантанасына чакырылдым.  Бу уку елында да әлеге конкурсларда катнашырга  уйлыйм. Җиңү генә түгел, катнашу да күңелле бит, - диде беренче номерлы гимназия укучысы Регина Вәлиева.

Райондашларыбыздан алынган сораштырулардан әнә шулар мәгълүм булды. Ришвәтчелек дигән афәтне арабызга үткәрмисе иде. Берничә елдан коррупция дигән колакка ят сүз дә ерак үткәндә, сүзлекләрдә генә калыр әле. Шулай булсачы!

Фәрвәз КАЮМОВА.

Гөлназ ЗАРИПОВА.

фото архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса