Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Коронавирус һәм вакцина турында 5 сорау

    ***

    1. Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр кайчан барлыкка килә?

    Сорауга Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, инфекционист табиб Халит Хаертынов җавап бирә:
    − Вакцинацияләү ике этаптан тора. Икенчесен беренчесеннән соң 21 көн узгач ясыйлар. Шушы арада төрле авырулардан аеруча саклану кирәк. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен ике-өч атна вакыт узарга тиеш. Гомумән, коронавируска каршы иммунитет 42 көн эчендә барлыкка килергә мөмкин. Иммунитеты нык булган кешедә антитәнчекләр тизрәк формалаша. Бик сирәк очракта бөтенләй барлыкка килмәскә дә мөмкин.

    2. Вакцина ясатырга мәҗбүр итә алалармы?
    – Сорауга Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җавап бирә:
    – Юк, коронавируска каршы вакцина ясату бездә ирекле, бу һәр кешенең үз эше. Вакцинаны мәҗбүри ясата алмыйлар. Әгәр шундый очраклар барлыгы турында ишетсәгез, белсәгез бу хакта хәбәр итегез.

    3. Вакцина аша кешегә коронавирус йогарга мөмкинме?
    Сорауга Казан дәүләт медицина университетының генетика һәм биология медицинасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Рөстәм Исламов җавап бирә:
    – Россиядә эшләнгән вакциналар составында яңа тере коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтиҗәсендә, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа да прививка ясатып коронавирус йоктыру мөмкин түгел.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/koronavirus-m-vaktsina-turynda-5-sorau

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама