Көненә ничә мандарин ашарга ярый?

Бу җимеш берәүләргә файдалы, ә кемгәдер зыянлы икән.
Ниһаять, күпләр көтеп алган мандарин сезоны башлана. Мандарин исе барыннан да элек Яңа елны, балачакның иң татлы мизгелләрен хәтерләтә. Хәзер кибетләрдә аны төрле сортыннан сайлап алырга була. Диетолог Елена Соломатина бу җимешнең файдасы һәм сәламәтлеккә зыян китермичә, көненә ничә мандарин ашарга мөмкин булуы турында киңәшләр бирә.
Мандаринда бик күп витаминнар, микро һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, шулай ук гөмбәчекләр үсешен киметүче матдәләр, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы. Аның төсе чагурак булган саен, составында бета-каротин күбрәк була. Ә бу — иммун системасы өчен беренче ярдәм. Ул йөрәк өчен дә файдалы — анда йөрәк мускулын ныгыта торган калий күп.
Бу җимешне ашказан авыруы, гастрит, югары ачылык булган кешеләргә бик сак кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз, ач ашказанына мандарин ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән китерелгән мандариннар сәламәтлеккә зыян китерүче төрле чаралар белән эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Тышы ялтырап торган җимешнең кабыгын кулланырга ярамый.
Диетолог әйтүенчә, көненә 2-3 мандарин ашарга мөмкин. Әлбәттә, кемдер аны яртышар килограмм ашарга да мөмкин, әмма бу кешенең көнгә күпме шикәр куллануына һәм аның сәламәтлегенә бәйле, дип яза Кызыл таң.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/knen-nich-mandarin-asharga-yaryy
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 10:52“Авыл офыклары” редакциясе почтасына бәйгедә катнашыр өчен хатлар килә башлады “Авыл офыклары” район газетасы укучыларыбыз арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасын үз эченә алган иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан итте.1000
-
28 гыйнвар 2021 - 09:26Вадим Захаров: "Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде" Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды.1900
-
28 гыйнвар 2021 - 09:21Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев февральнең нинди булачагын әйтте Авыл хуҗалыгы өчен сөенә2200
-
27 гыйнвар 2021 - 10:13Ялгыш кисешкән сукмак ( Хикәя) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.10900
-
27 гыйнвар 2021 - 09:00Челтәр үрүчеләр даны кире кайта Гомер-гомердән безнең якларда челтәрләп үрелгән эшләнмәләр (кружевоплетение) дан тоткан.11200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:55Сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар! Гыйнвар аенда карның күп явуы һәм соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы нәтиҗәсендә йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.9200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:47Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе билгеле булды Бердәм дәүләт имтиханнарына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр генә калып бара.9000
-
27 гыйнвар 2021 - 08:42Райлә Фатих: “Еламаган балага имезлек бирмиләр” Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар.13200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:36Балыкбистәлеләр, хаталардан сабак алыйк 2020 елның нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә барлыгы 153 җинаять эше теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 13 җинаятькә кимрәк.11900
-
27 гыйнвар 2021 - 08:26“Сәламәт бул” (“Будь здоров”) коллективы чаңгыда йөреп кайттылар Балык Бистәсенең көнчыгышында урнашкан урман зонасы чаңгыда йөрүчеләрнең яраткан урыннары. Биредә узган ел ахырында чаңгы базасы эшли башлады.12200
-
26 гыйнвар 2021 - 10:34Балык Бистәсенең агротехник техникумында студентлар көне узды Район агротехник техникумында студентлар көненә багышланган кичә булды.14500
-
26 гыйнвар 2021 - 09:18Әнвәр Нургалиев: "Нәрсә булды бу дөньяга?" Алып баручы, җырчы Айрат Ильясовның инстаграмындагы кайгылы хәбәре астына Әнвәр Нургалиев шулай дип язган.17800
-
23 гыйнвар 2021 - 10:23Зәңгәр Күл авылында яшәүче Зәмзәмия һәм Октябрис Зәйнуллиннарның күркәм бәйрәме Озак еллар парлы гомер кичерүче үрнәк гаиләләр - авыл күрке.40300
-
28 гыйнвар 2021 - 11:01Наил Мостафин: "Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды" 2нче өлеше
-
26 гыйнвар 2021 - 10:26Наил Мостафин: "Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды".
-
25 гыйнвар 2021 - 14:09Балык Бистәсе районында челтәрләп үру яңара
-
26 гыйнвар 2021 - 08:28
-
22 гыйнвар 2021 - 09:41Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз. Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз.12300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.4000
-
28 гыйнвар 2021 - 10:52“Авыл офыклары” редакциясе почтасына бәйгедә катнашыр өчен хатлар килә башлады “Авыл офыклары” район газетасы укучыларыбыз арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасын үз эченә алган иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан итте.1000
-
28 гыйнвар 2021 - 10:19Олы елга авылы кызы Рәмзия Фәттәхова чираттагы уңышы белән сөендерә. Күптән түгел Арча шәһәрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2020” VI милли чемпионаты узды.1800
-
28 гыйнвар 2021 - 09:26Вадим Захаров: "Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде" Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды.1900
-
28 гыйнвар 2021 - 09:21Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев февральнең нинди булачагын әйтте Авыл хуҗалыгы өчен сөенә2200
-
27 гыйнвар 2021 - 10:13Ялгыш кисешкән сукмак ( Хикәя) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика