Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Күләгә”дән чыгу отышлымы?

     2019 елның 1 январеннан «Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында  «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрелә башлады.

      Халык телендә үзмәшгульлек инде. Аны шәхсән үзе, эшчеләр җәлеп итмичә эшләүче һәм даими керем алучылар рәсмиләштерә алалар. Балык Бистәсе районында 51 үзмәшгуль гражданин теркәлде инде. Бу салым режимы яңа әле, шуңа да аның турында имеш-мимешләр дә, ялгыш фикерләр дә йөри. Шуңа да бу яңа режимның эшенә кагылышлы катлаулы сорауларга җавап бирүен сорап Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү  фондының Балык Бистәсендәге вәкиле Айдар Илдус улы Шакировка мөрәҗәгать иттек.

     

    - «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы системасы кемнәр өчен эшли соң?

    -Эшчәнлекне теркәүнең яңа системасы үзенә эшли торган һәм хезмәт күрсәтеп, үзе җитештергән продуктлар, товарлар сатып керем алучылар өчен эшләнде. Бу парикмахерларга, башка кешеләргә үз эшләрен теркәп ачыктан-ачык, законсыз эшчәнлек алып барган өчен салым органнары яки эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре штраф салудан курыкмыйча эшләргә мөмкинлек бирә. Ә штраф күләмнәре аз түгел. Полиция 500 дән 2000 сумга кадәр, салым органнары 40 000 сум, әгәр керем 400 000 сумнан артса, аның 10 проценты күләмендә штраф сала.

    -Нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр үзмәшгульләр булып теркәлә алалар соң? Конкрет исемлек бармы?

    -Федераль салым инспекциясендә бу система транспорт, төзелеш, йөк ташу, фото-видео, массаж, маникюр хезмәте күрсәтүчеләр, заказ буенча камыр ашлары пешерүчеләр, бәйрәмнәр оештыручылар (тамада), массажистлар, сувенир ясаучылар, таксистлар, бухгалтерлар, юристлар һәм башкалар өчен кулай  дип саныйлар.

    - Рәсми теркәлгәч, “үзмәшгуль” шәхси эшмәкәргә әвереләме инде?

    - Юк, үзмәшгульлек эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруның аерым статусын аңлата. Эшмәкәр белән үзмәшгуль арасында шактый зур аерма бар. Үзмәшгуль булып теркәлү күпкә җиңелрәк. Зур хезмәт таләп итә торган исәп-хисап алып барырга, отчет бирергә кирәк түгел. Ә эшмәкәрнең дәүләт алдында шактый күп бурычлары бар. Салым исәбе алып барырга, отчет тапшырырга, онлайн-касса алырга кирәк түгел.

    -Белгәнебезчә, эшмәкәрләрнең стажлары бара һәм иминият пенсияләре формалаша. Ә үзмәшгульләрнеке ничек?

    -Шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен (2019 елда -36238 сум) иминият взносы, шулай ук пенсия иминиятенә 300 мең сумннан арткан керемнең 1 процентын күчерергә бурычлылар. Шул түләүләр бәрабәренә аларның стажы формалаша, пенсия баллары туплана. Ә үзмәшгульләрне дәүләт үзләре өчен взнос түләргә мәҗбүр итми, шунлыктан аларга стаж, пенсия баллары да исәпләнми.

    Әмма пенсия региондагы яшәү минимумы  күләмдә билгеләнә.  Татарстанда ул хәзер 8232 сумны тәшкил итә. Ләкин үзмәшгуль пенсия баллары һәм стаж тупларга теләсә пенсия иминиятенә взнослар кертә ала.  Моның өчен 2019 елда 29354 сум яки аена 2446,17 сум түләргә туры киләчәк. Иминият взнослары түләргә теләүчеләр тору урыны буенча пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм түләүче сыйфатында теркәлергә тиеш булалар.

    - Шулай да, үз эше белән шөгыльләнүчегә “күләгә”дән чыгу  отышлымы  соң? Төп сәбәпләрен әйтеп үтмәсезме?

    -Үзмәшгуль булып теркәлгән кеше үзен хокукый кырда куркынычсызлыгын тәэмин итеп кенә калмый, ә бәлки яңа статусыннан күбрәк табыш та кертә ала.

    Теркәлү процессы бик гади. Салым да автоматик рәвештә исәпләнә. Документлар рәсмиләштерү өчен вакыт әрәм итәргә, салым службасына  да йөрергә кирәк түгел. Барысы да дистанцион рәвештә башкарыла. Смартфон, планшетың, Интернет тоташкан компьютерың булса шул җитә.

    Элек легаль рәвештә эшләргә теләгән кешеләр коммерция эшчәнлеге алып бару өчен шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә тиеш иде. Алар бизнесларының ничек баруына бәйсез рәвештә кимендә 30 мең сум иминият взнослары түләргә туры килде. Эшмәкәрлек эшчәнлеге даими табыш китерсә, әллә ни зур сумма түгел инде. Әмма буш вакытыгызда Instagram аша кулдан эшләнгән конфеталар, көз көне гөмбә җыеп сатасыз икән, яки аена ике тапкыр маникюр ясыйсыз икән 30 мең бөтен табышыгызны “ашарга” мөмкин. Ә үзмәшгульләрнең мондый проблемасы юк.  Алар “Минем салым” кушымтасында теркәлгән керемнәреннән чыгып кына түлиләр. Әгәр физик затка хезмәт күрсәтсә, яки үзе җитештергән продукцияне сатса, алган табышның 4 проценты күләмендә, юридик затка, шәхси эшмәкәргә хезмәт күрсәтсә яки сатса табышының 6 проценты күләмендә салым түли.

    Үзмәшгуль булыргамы, әллә юкмы - һәркем үзе хәл итә. Ничек кенә булмасын бу статусның өстенлекләре бәхәссез. Сез тыныч йоклыйсыз, чөнки салымнарыгыз түләнгән. Шулай ук эшчәнлегегезне табышлырак та итә аласыз. Юридик затлар белән эшләү, түләүләрне клиентларга уңайлы ысул белән кабул итү мөмкинлекләре туа бит.

    -Ә үзмәшгуль булып теркәлүнең иң җайлы ысулы нинди?

    - Үзенә эшли торган физик затка рәсмиләшү өчен смартфонга яки андроидка “Минем салым” кушымтасын күчереп алу җитә. Аннары паспортны сканировать итәргә һәм селфи ясарга кирәк. Имза урынына кушымта камерага күз кысып  алуны сорар. Кушымтадан тыш Федераль салым службасы сайтында, банк бүлекчәсендә теркәлергә мөмкин.

    Тагын сораулар килеп туса  Балык Бистәсе, З Шәймарданов урамы 31 йорт, Күпфункцияле үзәгендә (6 нчы тәрәзә) сишәмбе 9.00 дән 12.00 сәгатькә, пәнҗешәмбе 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Айдар Илдус улы Шакировка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 89393690512.

    Ә хәзер беренчеләрдән булып үзмәшгуль булып теркәлгән балыкбистәлеләрне тыңлап карыйк. Любовь Курочкина, ателье:

    - Кием-салым тегү, ремонтлау белән 10 елдан артык шөгыльләнәм. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимына уңайлы булган өчен күчтем. Декларация бирергә дә, онлайн касса да кирәк түгел. Шулай ук юридик, физик затлар белән эшләргә мөмкин

    Алинә Нәбиуллин, стилист-парикмахер:

    - Мин хатын-кызларның, ир-атларның чәчләрен алам, буйыйм, тантаналы очракларга прическалар ясыйм. “Үзмәшгуль” сыйфатында әле күптән түгел генә теркәлдем. Бу система  эшчәнлегем өчен зур мөмкинлекләр ача. Турыдан-туры банк картасына түләүләр  алырга, социаль челтәрләрдә яраткан эшеңне ачыктан-ачык рекламаларга ярый.

                           

    Илгиз Җамалиев әзерләде.

    фото автордан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама