Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хатын сынауларга түзмәде

    Тормыш, яшәеш шундый итеп корылган ки, без көн саен, сәгать саен нидер эшләп, нинди дә булса хәлләргә тарып яшибез. Баштан кичкән хәлләр, көндәлек вакыйгаларга уралып, хәтердән сызыла бара.

     Шулай да аның кайбер мизгелләре күңелдә сак­лана, гомер буе тынгылык бирми, уйландыра яки искә төшкән саен бер елмаеп алыр өчен сәбәп булып кала. Яман шеш авырулары булган кешеләр ята торган палатада алты кеше. Алар барысы да өлкән яшьтә. Мин операциядән соң әни янында аны саклап утырам. Ул әле йоклый, әле саташып ала. Бүген дүртенче көн, аңа һаман ашарга ярамый, диләр. Палатада яткан иң өлкән апага ничә көн игътибар итәм, аны инде үзе дә олыгайган улы карый. Җыйнак кына сакаллы йөзе башта бик кырыс булып күренсә дә, тора-бара аның бер генә дә уфтанмыйча карт әнисен сабый бала карагандай тәрбия итүенә хөрмәтем уянды.

    Йомшак итеп ярым пышылдап кына, әнкәй, оялма яме, дип дәшә, сак кына тотып утырта, сабыр гына барлык йомышларын үтәттерә, юа-юындыра, кечкенә пластик кашык белән ризык ашата, кул һәм аяк бармакларына әледән-әле массаж ясап тора.

    Әнисенең, ара-тирә: «Апаларың ник килми, килен дә күренми?» – дигән сорауларына, «Әлегә эштән бушамыйлардыр, килерләр әле, әни»,– дип юаткалап ала. Кибеттән кирәк-яраклар сатып ала да пакет белән кертә. «Менә бүген өлкән апам килде, аңа керергә рөхсәт итмәделәр генә», – дип бераз ялганлап, карт әнисен тынычландырды.  

    Шулай да сорамый булдыра алмадым, әби йок­лаган арада әңгәмәдәшем тыныч кына сөйләп китте. Ялгызы гына өч кыз, бер ир бала үстергән икән әби. Кызлары чит шәһәрләргә тормышка чыгып киткәннәр, сирәк кайталар икән. Әниләре бераз авырый башлагач та, авырсынып кына кайткан кызлар, соңрак төрле сәбәпләр табып, бөтенләй кайтмас булганнар.

      – Мин апаларымны бөтенләй аңламыйм. Аларны алыштырып куйган кебек, гел кире сүз сөйләп торалар. Ничек инде безгә җан биреп, бөтен бар булмышын безне тәрбияләүгә багышлаган әнине карарга чит кеше яллыйм ди, ничек кенә авыр булса да, үзем карыйм. Безнең әни көчле ул, тиздән әле аякка да басачак! – ди әңгәмәдәшем, зур өмет һәм ышаныч белән.

    – Җитмәсә, хатын да шуларның сүзен кабатлый. Менә ун көн ятабыз, әле бер генә көн дә килеп карамады.

    Дөресен генә әйткәндә, хатынның да чын йөзе ачылды. Моңа кадәр җитеш, мул тормышта бер авырлык күрмәгән хатыным гаиләбезгә килгән беренче авыр сынауны да үтә алмады бугай. Ә әни урынында ул да, мин дә калырга мөмкинбез бит. Димәк, ул мин шул хәлдә калсам да түзмәячәк дигән сүз. Менә хәзер уйланам, монда вакыт күп бит. Дистә еллар буе авыру тормыш иптәшләрен яки балаларын караган олы йөрәкле аналар була, ә минем хатын түзмәячәк.  

    ...Моннан соң ул бер сүз дә әйтмәде, нинди уйларга бирелгәндер, билгесез. Тагын бер атнадан соң әби чынлап та, хәле яхшырып, хастаханәдән чыгарылды. Алардан соң өч-дүрт көн үткәч, әниемнең хәле әйбәтләнеп, безне дә кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң еш уйланам, ир баламы, кыз баламы– анысы мөһим түгел, ә иң мөһиме – без үстергән балалар мәрхәмәтле, тәүфыйклы һәм миһербанлы булсын иде.

    Фото:  regnum.ru

    Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26598

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама