Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күгәрчен урта белем бирү мәктәбе конкурста катнашып грант отты

    Күгәрчен урта белем бирү мәктәбе «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» конкурсында катнашып җиңүгә иреште һәм грант отты.

     Бүген 2020 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин катнашты.

    Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: