Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кемнәргә кофе эчергә ярамый

    Иртән, яки төшке аш вакытында кофе эчәргә яратучылар бихисап. Тик менә әлеге эчемлекнең организмга файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин.

     Бу хакта табиб-эндокринолог, диетолог Алексей Калинчев яза.

    "Иртән кофены ач карынга эчү һич ярый торган гамәл түгел. Мондый гадәтнең гастрит, панкреатит һәм ашказаны-эчәк системасының башка хроник авыруларын китереп чыгаруы ихтимал", - ди табиб. Ә менә ашаганнан соң кофе эчү зыян китерми.

    Тик менә кофе төрле кеше организмына төрлечә тәэсир ясый: аны йокы басудан котылам дип эчү дөрес түгел, кемнедер ул, киресенчә, йоклата. Югары кан басымыннан җәфаланучыларга да бу эчемлектән баш тарту кирәк. Ә сәламәтлегендә мондый тайпылыш күзәтелмәгәннәргә кофе эчү әйбәт тәэсир итә.

    Кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, ул баш мие эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле. Тик һәрнәрсәдә чама белү зарур. Кофены да көненә 2-4 чынаяктан артык куллану ярамый, дип яза Кызыл таң.

    Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kofe-ech-kemnrg-yaramyy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама