Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз.Чаллыда узган «Эх, гармуннар уйный белсәм...» кичәсе районда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына старт бирде

Каз.Чаллыда узган «Эх, гармуннар уйный белсәм...» кичәсе районда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына старт бирде.

Халкыбызның милли җәүһәрләрен барлаган әлеге бәйрәм чарасының Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасы һәм районыбызның мәдәният бүлеге белән берлектә эшләнеп  киң масштабка чыгуы зур игътибарга лаек иде.

Иртәнге сәгатьләр... Бәйрәм башланырга әле шактый вакыт булса да күңелебез белән без инде Каз.Чаллыда – керәшен кардәшләр янында идек. Кичәнең күңелле узасына шигебез юк, дуслык, бердәмлекнең  көчен тойыйм дисәң алар белән аралашу да җитә кебек. Гадилек хас үзләренә, бәйрәмнәрен дә йолаларына тугрылык саклап үткәрә беләләр.

Уйлаганнар юш килә дигәндәй, нәкъ шулай булып чыкты да. Мәдәният йорты каршындагы чуклар белән бизәлгән кышкы мәйданчык бирегә килүчеләрне гармун тавышлары белән каршы алды. Һәр җирдә бәйрәм рухы сизелеп тора. Бер читтә самовар җырлый, шунда ук тәмле исен тирә-юньгә таратып коймак пешә... Янәшәдәге кар тавында балалар шуа... Дөнья, тормыш мәшәкатьләрен оныттырган шушы балачак мохите бу минутларда һәркемне үзенә сыендырды  кебек. Әнә милли киемнәрдәге керәшен кызлары һәм егетләре “Кодаларны каршы алу” күренешенә әзерләнәләр. Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атның юыртып кына кунакларны алып килүе, балаларны урам әйләндерүе дә гадәти, үз монда. Алан-Поляннан күчтәнәчләрен төяп килгән “кодалар” да озак көттермәде. Гореф-гадәтләргә, йолаларга туры китереп сәхнәләштерелгән күренеш шул рәвешле дәвам итте.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафинага бирелде.

–Барыгызны да шушы күркәм чара белән тәбрик итәсем килә. Бәйрәмне шушы авылдан башлавыбыз юкка түгел, бу төбәкнең һәр чарада актив булуы, сәнгатьне яратуы мәгълүм. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүгенге проектка старт бирелде. Ул районыбызның дүрт зонасында узачак. Иң мөһиме, гармун моңнары югалмасын. Ул безнең балаларыбызга, оныкларыбызга да барып җитсен. Һәрберегезгә исән-саулык, имин тормышлар телим, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Луиза Ананьева.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса