Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Казанда “Үсеш локомотивлары” (“Локомотивы Роста”) стратегик инициативалар республика конкурсының финалистларын котлау чарасы булып узды.

    Күптән түгел Казанда “Үсеш локомотивлары” (“Локомотивы Роста”) стратегик инициативалар республика конкурсының финалистларын котлау чарасы булып узды.

      Балык Бистәсеннән Олеся Караганова   Алинә Хөсәенова (Казан шәһәре) белән берлектә Балык Бистәсе районының геобрендын эшләү турындагы тәкъдимнәре белән беренче урынны яуладылар. Җиңүчеләргә Дипломнарны республиканың Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенрәсәй сәяси фиркасенең төбәкара бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Тантанада шулай ук безнең район башлыгы Илдар Таҗетдинов та катнашты.

    “Үсеш локомотивлары” проекты 2019 нчы елның февраль аенда старт алды. Конкурста катнашырга теләп 250 кеше гариза биргән булса, алга таба бары тик 75 е генә үтте. Сайлап алу нәтиҗәсендә 15 финалист ачыкланды. Әлеге 15 кеше үзләренең социаль-икътисадый инициативаларын тәкъдим иткәннән соң финалга 3 се узды. Алар арасында райондашыбыз Олеся Караганова да бар. Финалистларның инициативалары арасында халыкның финанс үз белемен арттыру,  грантларда катнашу өчен команда конструкторы эшләү кебек тәкъдимнәр дә булды. Электрон рәвештә тавыш бирү нәтиҗәсендә абсолют финалист булып Балык Бистәсе районының геобрендын эшләү инициативасы сайланды.

    - Без “Үсеш локомотивлары” проектында катнашучылар, үз инициативаларыбызны гына танытмыйча, Татарстанның эре компанияләрендә булып, аларның эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныша алдык. Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре мэрлары белән аралаштык, куелган мәсьәләләрне чиштек, остазлардан белем алдык. Безгә үзебезнең лидерлык сыйфатларыбызны экспертлар, остазлар, проектта катнашучылар алдында  күрсәтергә туры килде. Минем инициатива безнең районда авыл туризмын эшләүгә багышланган.  Без гаиләбез белән берничә ел районда туристик юнәлешләр буенча эшләү белән шөгыльләнәбез.  Балык Бистәсе районы тарихи-мәгълүматлы булуы белән беррәттән, зур потенциалга ия булган иҗат кешеләренә дә бай. Безнең инициативаларның төп юнәлеше –  тарих белән хәзерге вакыт бергә кушылган кызыклы мастер-класслар үткәрү. Безнең тарафтан балыктан ризыклар әзерләү буенча  balykburger, balyk-чебурек мастер-класслар эшләнде. Шулай ук челтәр үрүчеләрне дә танытырга булдык. Проект финалисты Алинә Хөсәенова «AIDA.RYBA»  Балык Бистәсе районының геобрендын алга таба үстерүнең маркетинг планын төзергә булыша, аның логотипын эшли, районга туристлар җәлеп итү юлларын эзли. Мин һәм безнең гаилә алга куелган максатыбыздан тайпылмыйча, районыбызны республикада һәм аннан читтә дә  танытырга телибез.

    Безнең җиңүебезнең тагы бер нәтиҗәсе – ел ахырында “Иннополис университетында” белем алырга мөмкинлек.

    Бу чорда миңа таяныч булган якыннарыма рәхмәтлемен. Районыбыз яшьләрен төрле конкурсларда икеләнмичә катнашырга чакырам. Җиңү бәхете елмаймаса да  сез биредә яңа дуслар, тарафдарлар белән таныша, зур тәҗрибәгә ия була аласыз, - диде Олеся, үз проекты белән таныштырып.

    Җиңүчеләрне котлау чарасында  “Бердәм Россия” Бөтенрәсәй сәяси фиркасенең төбәкара бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев өч проектны да тормышка ашыру өчен грант биреләчәген әйтте.

     

    Таңсылу Минһаҗева әзерләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама