Җәмгыять

Казанда 40 ил катнашында зур фестиваль башланды

Казанда «Россия-Көнчыгыш» — «Казанда Көнчыгыш базары» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең V тантанасы ачылды.

Юбилей чарасында 40тан артык дәүләт вәкилләре катнаша. Беренче тапкыр фестиваль программасы ике атнага исәпләнгән.

Ачылу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, биш ел эчендә фестиваль халыкара мәдәни алмашу һәм милли традицияләрне саклау мәйданчыгына әверелде.

Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сөйләгәнчә, кунакларны көнчыгыш илләрдән иҗат коллективлары чыгышлары, шулай ук мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган фәнни очрашулар көтә. Быел катнашучылар географиясе киңәйде. Фестивальгә беренче тапкыр Бруней, Мьянма, Таиланд һәм Алжир вәкилләре кушылды.

Оештыручылар сүзләренчә, «Көнчыгыш базары» атамасы сәүдә традицияләрен генә түгел, ә аралашу, төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу һәм мәдәни хезмәттәшлек өчен киңлекне дә символлаштыра.

Фестиваль артистларны, тикшерүчеләрне һәм тамашачыларны берләштерә, төрле илләрнең милли музыкасы һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеген бирә.

 125aa42ff567


Нет комментариев