Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кайда эшләсә дә, якты эзе калган

     Районыбызның социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребез бар. Миннәхмәт Минша улы Якупов әнә шундый фидакарьләребезнең берсе.

     Ул районыбызның Олы Солтан авылында сигез балалы ишле гаиләдә бишенче булып дөньяга килә. Әтисе Минша гомер буе колхозда эшли. Рәис урынбасары, склад мөдире вазыйфаларын башкара. Әнисе Минсафа  йорт учагын саклый, бөтен барлыгын балалар тәрбияләүгә багышлый. Ишле гаиләдә балалар бер-берсенә булышып, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр инде. Миннәхмәтнең тырыш булуы өстенә оештыру сәләтенә дә ия булуын ул вакыттагы партоешма серетаре Николай Мамаков күреп, шәйләп ала. Аның тәкъдиме белән 9 сыйныфны гына тәмамлаган Миннәхмәтне хуҗалыкның Солтан бригадасына терлекчелек буенча бригадир урынбасары итеп куялар. Николай Григорьевич комсомол секретаре вазыйфаларын да өстәп куя үзенә. Карышмый тарта егет. Ул арада армиягә чакырылыр вакыты да якынлаша. Хәрби комиссариат аша Лаешка шоферлар әзерләү курсларында укый Миннәхмәт. Германиядә шофер-сапер булып хезмәт итә.  Өлкән сержант Миннәхмәт Якупов “За воинскую доблесть в ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән бүләкләнә. Ул елларда Ленин исеме белән бәйле медальләрне иң лаеклыларга гына бирәләр инде. Армиягә киткәнче үк өметле кадрлар исемлегенә кергән егетне Лаеш техникумы базасында оештырылган урта звено җитәкчеләр әзерләү курсларына җибәрәләр. Аны тәмамларга да өлгерми, район башкарма комитетына инструктор итеп чакыралар.  Биредә дүрт ел дәвамында тәҗрибә туплагач, Балык Бистәсе авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Бу җаваплы вазыйфаны да дүрт ел тарта Якупов. Аннары ПМК-7гә партоешма секретаре итеп куялар. Оешманы Шумководан Балык Бистәсенә күчергән еллар була бу. Ялан кырда яңа база төзелеше бара.  “1979 елның кышы. 50 градуслы зәмһәрир салкыннар. Фундамент казу мөмкин булмаганлыктан эш тукталды. Шул вакыт төзелешкә райкомның беренче секретаре Василий Корнеев белән Мелиорация министры Минтимер Шәймиев килеп төштеләр. “Ник тик торасыз, нигә эшләмисез?”, - ди Минтимер Шәрипович “ПМК” начальнигы Әгъзам Низамовка мөрәҗәгать итеп. “Соң, салкын бит, казып булмый”,- ди Низамов. “Атаң яки анаң вафат булса да, майга кадәр көтеп торасызмы? Кичекмәстән эшкә керешегез, өч көннән әзер булсын”, - ди министр коры гына.  Шуннан иске покрышкалар ягып, читтән кешеләр, техника җәлеп итеп тиешле срокка өлгерттек инде фундамент чокырларын. Менә шундый заманалар бар иде,- дип искә ала Миннәхмәт ага. Әйе, Шәймиевләр, Корнеевлар мәктәбен узган буыннан шул ул.

    “Ул елларда партия кая куша шунда эшли идек инде”, - ди Миннәхмәт ага елмаеп.  ПМКдан соң Яңа Арышта партком секретаре булып эшли. 80 нче еллар башында районның Почет тактасыннан  төшми аның фотосы.1985 елда районның иң авыр хуҗалыкларыннан саналган “Социализм” совхозын кабул итеп ала. Монда да сынатмый. Хуҗалыкны терлек симертү буенча алдынгы урыннарга да чыгара хәтта.

    1991 - 2005 елларда Миннәхмәт Якупов Балык Бистәсе авыл җирлеген җитәкли. Кайда гына эшләсә дә вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаруы, хезмәткәрләргә карата яхшы мөгамәләсе, игътибарлылыгы белән абруй казана ул.

     Бүген Казан шәһәрендә гомер кичерә хезмәт ветераны.  70 яшьлек күркәм юбилее якынлашкан  бу көннәрдә аны күпләр хөрмәт белән искә алып шалтыраталар, котлыйлар.

     

     И. Шакирҗанов.

    фото от автора

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама