Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Иван Григорьев : “Зур теләк белән укыдым һәм төннәрен кизү тордым".

    Иван Григорьев 1956 елда искиткеч матур табигатьле Тукай авылында дөньяга килә.

     Әтисе урман хуҗалыгында эшләгән. Әнисе балалар тәрбияләгән, 13 ел дәвамында Иван әбисен – кайнанасын караган.

    Үз-үзен белә башлаганнан бирле Иван урман белән таныш була, табигатьне бик  ярата. Яшьтән үк авыр хезмәт белән тәрбияләнеп үсә ул. “Җәй һәм көз көннәрендә җиләк-җимеш, гөмбә җыеп, Чистай шәһәренә җәяү барып сата идек. Шулай итеп мәктәпкә кием-салым яңартып, китаплар алдык. Йортта бар эшкә дә булыша идем. Мал-туар карадым, түтәлләргә су сиптем”,-дип искә алды Иван Ильич. Малайлар уйнарга да вакыт табалар. Кышын чаңгыда, тимераякта шуалар, язын кояш һәм җылылыкка сөенеп кардан арынган җирдә беренче буйлап йөгерәләр, күңел ачалар. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, алар  Кама шәһәренә сигезьеллык мәктәпкә йөриләр. Көн саен иртән 3, кичен 3 километр үтәргә туры килә. Авыр булса да алар тырышып укыйлар һәм эшлиләр. Кешеләргә ярдәм итү, әбисен карарга булышу аңа булачак фельдшер һөнәрен сайлауга этәргеч була. Мәктәптән соң Чистай медицина училищесының фельдшер бүлегенә укырга керә. Уңышлы тәмамлый, аннан соң армиягә китә. Хәрби частьтә санитар инструктор буларак хезмәт итә. Армиядән кайткач, В. Курашов исемендәге Казан медицина институтына укырга керергә уйлый, тик имтиханда җитәрлек балл җыя алмый. Шулай итеп ул Казан дәүләт университеты каршында урнашкан Иске клиникага эшкә урнаша. Шул ук вакытта рабфакны (эшче факультет) сайлый, анда укытучылар институтларга керү өчен кирәкле белем алырга  булышалар. 1978 ел Иван өчен уңышлы була. Ул медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә.

    “Зур теләк белән укыдым һәм төннәрен кизү тордым. Җәй көне авиация институты студентлары белән төзелеш отрядында табиб булып эшләдем”,-дип сөйләде Иван. Бераз вакыт үткәч, хәрби табиб булырга карар кыла. Горький медицина институты каршындагы Хәрби-медицина факультетына (С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе филиалы) күчә. 1984 елда аны тәмамлый һәм медицина хезмәте лейтенанты, кадрлар хәрби табиб була. 1983 елның гыйнварында чибәр кыз Татьянага өйләнә. Инде менә 36 ел  бергә парлы гомер кичерәләр.

    Иван Ильич Чита шәһәренең Байкал арты хәрби округына билгеләнә, округ штабында Монгол халык республикасына, хәрби частьнең медицина хезмәте начальнигы итеп билгеләнә. Солдатларның сәламәтлеге турында кайгырту, төрле авыруларны профилактикалау, өйрәнүләр вакытында җәрәхәтләнгән, яраланган вакытта медицина ярдәме күрсәтү табиб Григорьевның төп бурычы булган. Тыныч халыкка да даими ярдәм күрсәтергә туры килә аңа. Монголиядә улы Артур туа. Артур әтисе юлыннан китә. Казан медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган. Республика клиник хастаханәсендә эшли. Монголиядә 5 ел хезмәт иткәннән соң, Иван Ильич 1989 елда Идел буе хәрби округына хәрби частьнең медицина хезмәте башлыгы булып Казан шәһәренә кайта. 1991 елның февралендә Казан Суворов хәрби училищесының медицина хезмәтен, Россиянең иң борынгы Суворов училищесының берсен җитәкли.

    Иван Ильич кебек тырыш кешеләр тормышта еш очрамый шул. Тырыш хезмәте өчен ул дистәләгән медальләр белән бүләкләнгән. 2004 елда, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә 25 ел хезмәт итеп, медицина хезмәте подполковнигы исемендә лаеклы ялга чыкса да, һөнәренә тугры кала. 2018 елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә. Бүгенге көндә дә ул  Суворов хәрби училищесында эшли. Без якташыбыз белән горурланабыз, Ватанга хезмәт иткән, аның куәтен ныгытуга, Россия офицерларының сәламәтлеген ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез.

     МарияТрофимова,

    Туган якны өйрәнүче тарихчы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама