Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ирекле халык дружинасы (ДНД) штабы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә штаб утырышы булды

    Ирекле халык дружинасы (ДНД) штабы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендә штаб утырышы булды.

     Агымдагы елда ул беренче җыелыш.

    Әлеге “Муниципаль берәмлектә халык дружиналары эшчәнлеген координацияләү буенча штаб” утырышларында  хокук тәртибен саклау белән бәйле төрле мәсьәләләр, сораулы проблемалар күтәрелә.  Узган ел үткәрелгән өченче җыелышта 11 мәсьәләне карап тикшергәннәр һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителгән.

     Быелгы беренче утырышта исә ниндидер сәбәпләр аркасында дежурга чыкмый калып графикны бозучы оешмалар турында фикер алыштылар. Эшләүчеләр штаты аз булу һәм оешманың эш режимы ДНД отряды оештыруны тәэмин итә алмау сәбәпле, кайбер учреждениеләрне исемлектән төшерделәр. Өстәмә биш оешмада днд отрядлары оештыру турында карар кабул иттеләр. Утырыш ахырында ирекле халык дружинасы эше актив шартларда дәвам ителәчәген, җәмәгать тәртибе сакланачагын ассызыкладылар.

    Аерым алганда, агымдагы елда район биләмәсендә ирекле халык дружинасында 59 отряд эш алып бара, анда барлыгы 376 кеше исәпләнә. Ел дәвамында район буенча 103 кеше днд сафларына кергән булган. Отряд һәм әгъзалар региональ реестрда теркәлгән. Узган ел дәвамында халык дружинасы катнашында 61 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Дружина әгъзалары район территориясендә үткәреләгән 13 мәдәни-массакүләм чарада  җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан. Алар шулай ук Яңа ел бәйрәме көннәрендә үткәрелгән чараларда да активлык күрсәткәннәр.

    Быел авыл җирлекләрендә барган халык җыеннарында, оешмаларда узган хезмәт коллективы җыелышларында, киңәйтелгән киңәшмәләрдә тантаналы рәвештә 39 кешегә  “Халык дружинасы таныклыгы” тапшырылган. 12 авыл җирлегендә дә 44 кешедән торган ирекле халык дружинасы оештырып җибәргәннәр. Район үзәгендә исә 20 кешедән торган дүрт оешма барлыкка килгән. Аларга кергән халык дружинасы әгъзаларына таныклыклар тантаналы рәвештә район җитәкчелеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчеләре катнашында тапшырылган. Өч ДНД әгъзасы җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр  белән бүләкләнгән. Реестрда теркәлмәгән һәм әлеге таныклыгы булмаганнарга җәмәгать тәртибен саклауда катнашуга рөхсәт ителми.

    Гөлназ Зарипова.

    фото day

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама