Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Инвалидны тәрбияләгәнгә ташламалы пенсия бармы?

    Инвалид баласын караучылар пенсиягә иртәрәк чыга аламы?  Камил Шиһапов,

    Сорауларга Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Олеся Дьяченко җавап бирә: 

     Канун нигезендә тумыштан инвалид баланы караучы әти-әнинең берсенә иминият пенсиясен вакытыннан алда алу мөмкинлеге бирелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, гадәттә, инвалид баласын караган өчен алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге булган ата-ананың берсе бу пенсиядән баш тарта, аны ире, йә хатынына күчерә, ә үзе башкалар кебек үк бернинди ташламаларсыз картлык буенча пенсиягә чыга. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен хатын-кызларга 15 ел иминият стажы, ир-атларга 20 ел стаж кирәк. Кыскасы, инвалид баласын караучы ир, йә хатынга таләп ителә торган стаждан ташлама буенча биш ел киметелә.

     

    http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/invalidny-trbiyalgng-tashlamaly-pensiya-barmy

    zha

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама