Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән мөнәсәбәтләре турындагы гайбәткә нокта куйды

    Мин үз тырышлыгы, иҗаты белән халыкны үзенә җәлеп иткән артистларны хөрмәт итәм. "Ул миңа конкурент" дип, көпчәкләренә таяк тыккан артистларны мин берничек тә кабул итә алмыйм.

    Татар эстрадасының талантлы җырчысы Илназ Гарипов Илсөя Бәдретдинова белән үзе турындагы имеш-мимешләргә, гайбәт сүзләргә, фаразларга "Шәһри Казан" аша нокта куйды. - Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән синең турында ниләр генә сөйләмәделәр.

    Сезнең мөнәсәбәтләр нинди?

    "Без - дуслар" гына димә, чөнки бер әңгәмәдә син хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык була алмый дидең.
    - Илсөя белән мәрхүм Илфак Шиһапов исән булганда ук бергә эшли башладык. Ул вакытта бергә гастрольләргә йөрдек. Алар мине үз гаиләләренә алган кебек кабул иттеләр. Монда Илсөя белән безнең арада нидер булырга мөмкин түгел. Ә мөнәсәбәтләргә килгәндә, без апа белән энекәш кебек. Халык арасында безне "йөриләр" дип сөйләделәр. Бу сүзләргә үзебез дә шаккатык. Илсөя белән шалтыратышып, аралашып торабыз. Кызганычка каршы, аның да хәзерге вакытта хәлләре авыр. Финанс мәсьәләсендә түгел, гаилә хәленә кагылышлы. Барысы да яхшы булыр дигән өметтә калабыз.

    Соравыңа җавап шул: ир белән хатын арасында дуслык була алмый, ә апа белән энекәш арасында бик көчле дуслык була ала. - Ә артистлар арасында дуслык бармы?

    - Эстрадада артистлар аз түгел, күп. Без әле ничектер тамашачыны бүләбез. Кемдер популяр, кемдер тагын да популяррак, кемдер әле сәхнәгә чыгып кына килә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: ничек кенә яхшы мөнәсәбәттә булмыйк, без барыбер конкурентлар. Мин үз тырышлыгы, иҗаты белән халыкны үзенә җәлеп иткән артистларны хөрмәт итәм.

    "Ул миңа конкурент" дип, көпчәкләренә таяк тыккан артистларны мин берничек тә кабул итә алмыйм. Аллага шөкер, аралашкан артистлар белән дустанә яшибез. Шәхсән миңа беркайчан да таш атучы булмады.

    Татар эстрадасына зур өлеш керткән артистларга зур рәхмәт әйтәм.

    Алар татар телен, татар мохитен, татар дөньясын үз акчаларына тотып торуда өлеш кертә.

     

    Эльвира Шакирова
    Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/shou-biznes/ilnaz-garipov-ilsya-bdretdinova-beln-mnsbtlre-turyndagy-gaybtk-nokta-kuydy

    zaman

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама