Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый

     8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.

    Элек-электән хатын-кыз матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт куймаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына зур өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

    Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм яратуын тоеп озак-озын гомер кичерергә насыйп булсын!

    Илдар Таҗетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама