Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Игътибар: яңа конкурс: “Без–игезәкләр!”

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ниһаять "Озын толым" конкурсының беренче этабына нокта куяр вакыт килеп җитте. Конкурс шартлары буенча без бәйгедә катнашучыларга беренче һәм икенче унлыкларга керүләре буенча 5 һәм 4 балл бәһаләмәләре бирдек. Сез бу хакта конкурсның район Мәдәният йортында узачак икенче этабында тулырак белерсез. Ә бу этапта исә озын толымлы...

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ниһаять "Озын толым" конкурсының беренче этабына нокта куяр вакыт килеп җитте. Конкурс шартлары буенча без бәйгедә катнашучыларга беренче һәм икенче унлыкларга керүләре буенча 5 һәм 4 балл бәһаләмәләре бирдек. Сез бу хакта конкурсның район Мәдәният йортында узачак икенче этабында тулырак белерсез. Ә бу этапта исә озын толымлы кызларыбызга бәяне жюри әгъзалары һәм тамашачы бирәчәк. Конкурсның тагын бер ягын билгеләп үтик, бәйгечеләр икенче этапта талантлары, сәләтләре буенча да көч сынашачаклар. Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаячак. Ә призерларга махсус бүләкләрне спонсорларыбыз әзерли.

    Конкурсның беренче этабында сайтыбызга кереп тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
    Инде бүген газета сайтында яңа конкурс игълан итәбез. Ул "БЕЗ-ИГЕЗӘКЛӘР" дип атала. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән беренче игезәкләребез белән бүген үк сайтта таныша аласыз, ошаган икән-тавышыгызны да бирегез. Конкурска килгән һәрбер фото көнендә үк сайтка куелып барылачак. Шуңа күрә сайтыбызны даими карап бару, бәйгечеләр белән кызыксыну, аларга үз тавышыңны бирү сезнең өчен дә, безнең өчен кызыклы булыр иде.
    Бәйгегә йомгакны Татарстан Матбугаты бәйрәмендә, ягъни 19 майда ясарга уйлыйбыз. Җиңүчеләрне шулай ук спонсорларыбызның бүләкләре көтә.
    Күгәрчен авылыннан Айназ белән Риназга сентябрь аенда 4 яшь тула. Шаян, шук та, бөтерчектәй елгыр, җитез дә алар. "Апалары Айзилә, Язилә кебек җырларга, биергә яраталар. Шул ук вакытта безне дә биетәләр",-ди әниләре Диләрә ханым елмаеп. Ә без Мөхәммәтҗановлар гаиләсен бәхетле иткән, тулыландырган шаян игезәкләр фотосын сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: