Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гүзәл Уразова дүртенче бала алып кайтырга җыена

    Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сөекле ире Илдар Хәкимов белән 3 бала тәрбиялиләр.

      Соңгы вакытта йолдызлы гаиләләр арасында күп балалылар саны артканнан-арта бара. Җырчы Гүзәл Уразова да бу хакта уйлана башлаган бит әле. Артист үзенең инстаграм аккаунтында кызыклы видео урнаштырган. « Бу атнада безгә кунак малае килде, аның белән мәш килдек», – дип яза Гүзәл видео астында. Кунак малайны карашырга яхшы «няня» да табылган әнисенә – кечкенә уллары Самир. Тик менә хәзер Самирга иптәшкә энекәш кирәк икән инде, «самокатта берүзенә йөрергә скучно, понимаете ли», – ди әни кеше. Әнисенең «Каян алыйк без аны?» – дигән соравына ул «Может уенчыклар кибетендә саталардыр, карыйк әле», – дип җавап кайтарган.

    Бәлки әти-әнисе Самирның теләген тормышка ашырыр да? Кем белә бит!

    Автор: А.Галимова

    Фото: Инстаграм @guzelurazova

    http://www.sahne.ru/kheberler/12227.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама