Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Галкин белән Пугачева аерылыша?

    Бу яңалык дөреслеккә туры киләме?

    Алла Пугачева белән Максим Галкин аерылышырга җыена икән, дигән “имеш-мимеш” таралгач, барысы да шунда ук гайбәтне рәсми рәвештә кире кагу турындагы хәбәрне көтә башлады.

    Алла Борисовна үзенә генә хас сүз байлыгы белән журналистларның фантазиясен “мактар” дип уйлады күпләр. Әмма ни гаҗәп, Примадонна тарафыннан матбугатта барлыкка килгән сүзләргә карата комментарий булмады.

    Максим Галкин да “авызына су капкан”. “Аерылышу турындагы сүзләрне инкяр итәргә җыенасызмы?” дип турыдан-туры сорагач та,  юморист: “Башка эшем юк шул минем” – дип кенә куйган.  

    Йолдызлы гаиләнең фанатлары ни уйларга да белми…

    Әллә аерылышу турындагы сүзләр чын һәм шуңа күрә Алла Борисовна эндәшми. Әллә ул мондый гайбәтләргә җавап биреп утыруны түбәнлеккә саный.  

    Ничек кенә булмасын, якын араларда бу хәлгә ачыклык кертелми калмас. Ни генә дисәң дә, әлеге гаиләнең хасил булуын, балаларының тууын, үсүен бөтен ил белән күзәтергә күнектек бит. Күршедә яшәүчеләр турында ул кадәр белмибез...

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29989

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама