Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Галия әби  истәлекләре  

    Редакциябезгә бер кочак истәлек дәфтәрләре белән Балык Бистәсеннән Альбина Җамалиева килде. Моңсу хатирәләргә төрелгән әлеге истәлекләрне аңа әбисе язып калдырган. Күпләргә гыйбрәт булырлык, сабак алырлык әлеге ядкарьләрне без укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

     “Истә калганнарны язарга булдым әле. Мин 1936 нчы елның 25 маенда туганмын. Гаиләдә әткәй, әнкәй, Рәхимә апам, Рәкыя апам һәм мин, 1940 нчы елда туган Фәүзия сеңлем бар иде. Бар да тигез вакытта бик рәхәт яшәдек. Ул вакытта бер өй, өй түрендә сәке, шул сәкедә тезелеп утырып ашый идек. Әткәй түрдә, без апа белән әткәйнең ике як тезенә таянып утырабыз. Әткәй ауга йөрде,  әни колхозда эшләде, алдынгы эшче иде.

    1940 елның көзендә әнкәй салкын тидереп авырды, шуннан терелә алмады, 34 яшендә гүр иясе булды. Ул вакытта апага 12 яшь,  кече апама 7 яшь, миңа 5 яшь тә тулмаган, сеңлемә 9 ай булган. Шулай дүрт ятим калдык. Шуннан безнең тормыш җимерелде.

    Әнкәйнең авырып ятканын хәтерлим.Аны әнисе, Гөлчирә әби тәрбияләде. Әнкәйне озатканда ике бала янына утырып елыйлар, мин елаганымны хәтерләмим, миңа вак акчалар бирәләр, шуларга алданганмындыр күрәсең. Озатканнан соң гына ”Яз, ямь-яшел чирәм, әни генә юк,“ – дип елап йөргәнем исемдә.

    Озак та үтми, әткәйне Фатыйма исемле хатынга димлиләр. Аның безгә килгәндә бер кызы бар иде.       

    Сугыш башлангач, ирләр сугышка китеп бетә. Әткәй колхозда бригадир булып эшли. Ул гел эштә булды, аны юньләп күрмибез дә. Апа әйтә торган иде, үги әни без торганчы үз кызын уятып ашатып куя, дип. Безне бер дә яратмады ул. “Әнкәй дисәң яратырмын,”- дигәнен хәтерлим. 1942 елда үзенең Таһир исемле ир баласы туа.

     1943 елда әткәй сугышка китә. Сугышка киткәндә үги әнкәй: “Синең балаларың белән калмыйм,” – дип, үзенә тиешлесен алып, аерылып китә. Безнең янда әткәйнең әнисе - картинәй калды.Үги ана безнең баздан бәрәңге урлый, җәен үсеп торган бәрәңгеләрне йолкып китә иде. Әткәй киткәч күпме яшәгәнбездер, Рәкыя апа белән мине “Урман биш кадак“ дигән балалар йортына илттеләр. Апаны алып калдылар, мине мәктәпкә керергә яше җитмәгәнгә кире кайтардылар. Фәүзия сеңлем белән мине мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән ”Мокар“ балалар йортына илттеләр.

    Әткәй безне сагынып:” Хатын үлгән, балалар үзләре генә калган”, – дигән сәбәп белән сорап кайткан.

    Әткәй балалар йортына килде, без әткәйне, әткәй безне танымый. Бар балалар да бер төсле киемнән, мин сеңлемне җитәкләп чыгып бастым да карашып тик торабыз. Әткәй киткәндә бурсык тиресеннән теккән бүрек киеп киткән иде, өстендә бишмәт, кайткач шул бүрегеннән танырмын инде, дип уйлаган идем. Ә ул солдат бүрегеннән, шинель кигән, үзгәргән. Безне тәрбиячеләрдән сорап алып китте. Рәхимә апаны ФЗОга алганнар, өйдә картинәйнең кызы Кафия абыстай, ире сугышка китеп 4 бала белән калган.

    Балалар йортында ашарга ярыйсы иде, иртән ботка, 200 грамм ипи, чәй бирәләр, кичке аш ашаталар.Алай да авылга кайтасы килә, сагындыра. “Күлмәгемне бирегез, авылга кайтабыз,” –  дип елыймын, сеңлемне җитәклим дә урамга чыгабыз, кая барырга белмичә тагын керәбез.

    Сеңлем авырый башлады. Апа янында торам, дип больницада ятмады.  Йокы бүлмәсендә ятты, үзем дә бала бит, уйнарга залга чыгабыз, кереп карап чыгам. Бер кергәнемдә соңгы сулышын ала иде, йөгереп чыгып тәрбиячегә әйттем. Шулай итеп аны җирләделәр. Зират ерак түгел, янына барып килә идем. Бу мәктәпкә керәсе елым иде. Мине Рәкыя апа янына “Урман биш кадак”ка күчерделәр. Мин генә түгел, байтак балалар 40 чакрым җәяүләп бардык. Анда апа булгач алай ямансуламадым. Беренче классны укып, икенчегә күчкәч көз, әткәй белән Рәхимә апа килеп алдылар.

    Аннан сон авыл мәктәбенә йөреп укый башладык. Юньле кием юк, кыш салкын тидереп, бизгәк тотып авырып чыктым. Әткәй Хәдичә исемле хатынга йортка керде. Баласы юк иде аның. Бераздан Рәкыя апаны алып төштеләр. Рәхимә апа белән калдык. Мин авырганда Рәкыя апа үз өлешен алып менеп ашата иде.

    Ашамаган әйбер калмады. Бәрәңге беткәч, бакчада калган черек бәрәңгедән башлыйсың. Аннары кычыткан, шома көпшә, балтырган, кузгалак, какы. Кымызлыкның сабагын әрчеп ашый идек. Кузгалак тәме килә иде аннан. Сугыш вакытында юкә яфрагын җыеп киптереп, юка итеп пешереп ашый иделәр. Кыш көне үлән дә юк. Кайбер кешеләр элмә кайрысын каезлап киптереп, киледә төеп, тарттырып ашый иделәр.

    Карагандадан Зәйнулла исемле авылдашлар кунакка кайткан иде, апа шуларга ияреп Карагандага китте. Мин әткәйләр янына төштем. 16 яшь тулгач Рәкыя апа да Стәрлетамакка эшкә ялланып китте. Безнең авыл мәктәбе 4 еллык кына иде. 5,6,7 сыйныфларны күрше авылга йөреп укыдык. 5 чакрым җәяү йөреп укыйсы. Карлы яңгыр ява, яланаяк укырга барам. Әниле балаларның әниләре җылы чәй эчертеп озата. Минем әнием дә, киемнәрем дә юк. Ярты еллап укыгач яхшы укысам да укуны ташладым.    Җәй җиткәч ашарга җир җиләге, аннан күп итеп шомырт җыеп алып кайта идек. Киптереп тегермәндә тартып, оныннан чәй эчәргә шомырт бөккәне пешерә идек. Аннары балан җитә, искечә 1 августа балан җыя башлый идек. Сындырып җыябыз да баулап эләбез, чөнки ул вакытта аклы-кызыллы була, бауда пешеп җитә иде.  Менә шулай балачак үтеп китте.

    1952 елда күршебезгә Карагандадан кунак кайтты. Мин, 16 яшьлек кыз, аларга ияреп Карагандага киттем. Паспорт бирмиләр, әткәй 20 көнгә дип справка алып бирде. Апа җизни белән кешедә фатирда тора иде. Аннары җизнигә бер бүлмә бирделәр, шунда күчендек. Апа белән җизни базарга алып барып бер кат кием, киез итек алып бирделәр, юллап паспорт алдылар.  Заводка эшкә кердем. Акчасы аз, эше күп иде. Аннары төзелештә эшләдем.  Анда авыр булгач апа кондуктор итеп урнаштырды.

    Язмыш җилләре мине шахтага эшкә килгән Хатыйп белән таныштырды. Гаилә корып яши башладык. Кызым тугач балалар йортында үлгән сеңлем истәлегенә Фәүзия исеме куштым. Улым Фәрит тугач, иптәшемнең туган якларына, Татарстанга – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылына кайттык. Иптәшем урманда лесник булып эшкә керде. Урманда ялгызыбыз гына тордык. Аннан икенче лесхозга  күчтек анда кеше күп иде. Бик күңелле яшәдек. Табигатьне яраттым, печән чаптым, дару үләннәрен ныклап өйрәндем. Үзем дә шул үләннәр ярдәмендә озак яшәгәнмендер, юкса яшь чакта ач- ялангач тормыш эзсез үтмәде.

    Туган ягым – Башкортстанны бик сагынсам да, бу якны тиз үз иттем. Бу якның кырларын, урманнарын яхшы белдем. Җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә җыярга яраттым. Авыл халкына күлмәкләр тектем, бәйләдем. Кул эшен һәм китап укырга яраттым.

    Бу тормышта барысына өлгердем, гарәп графикасын өйрәндем, бик авырсам да намазымны, уразамны, догамны калдырмадым.

    Бик матур бу дөнья,  кадерен белеп яшәгез. Мин бала вакытта мондый тормыш төштә генә булгандыр. Илдә сугышлар булмасын, күгебез аяз, киләчәгебез якты булсын!”

    Моннан ике ел элек бакыйлыкка күчкән Галия әбинең хәер-фатыйхалы сүзләре балаларына, оныкларына гына түгел, оныкчыкларына да бүген изге теләк булып ирешә.  

     

    фотоpik

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама