Гафу итә алмыйм, әни!
Мин сине бөтенләй хәтерләмим, әни! Каян хәтерлим ди?! Син мине ташлап киткәндә миңа әле яшь ярым да булмаган.
Ямьле җәй көннәренең берсендә, төш вакыты турында, мин сабыеңның кулына бер шакмак шикәр тоттырып, капка төбендәге эскәмиягә утырткансың да, битләремнән, күзләремнән үбеп, әтиемнең ун яшьлек сеңлесе кулына калдырып, ашыга-ашыга китеп баргансың. Дөрес, киткәндә: “Мин хәзер кайтам, кызым, әнә теге авылга гына барып киләм.
Син елама, яме”, — дигәнсең.
Шуңа ышанып булса кирәк, мин кичкә кадәр сине көтеп утырганмын, өйгә кермәс өчен тартышканмын. Кулымдагы шикәрем эреп, яшькә чыланган бит-кулларымны, күлмәгемне пычратып бетергәнмен.
Син шул китүдән суга төшкән кебек югалгансың... Әмма күрше авылдагы бер хатын синең җигүле атка утырып район үзәге тарафына киткәнеңне күреп калган. Ә мин, сабый бала, һаман сине көткәнмен. Син киткән якка кулларымны сузып: “Әннәм, кайт, әннәм кайт!” — дип, сине чакырганмын. Әбием белән бабам, күрше апалар мине кызганып елаганнар.
Кайберләре “менә сиңа, кайтмасаң!” дип, син киткән тарафка йодрык янарга да өйрәткәннәр. Мин исә нәни йодрыкларымны йомарлап, “кайт, әннәм, кайт, менә монда утыр” дип, үз янымнан урын күрсәткәнмен. Кышларын, тәрәзә төбенә менеп басып һаман сине чакырганмын... Болар турында миңа әбием — әтиемнең әнисе үзе үлгәнче сөйләде. Ул сине бик каһәрләде, әни.
Бу вакытта әтием армиядә хезмәттә булган. Бабам өйдәге хәлләрне аңлатып аңа хат язган. Әтием моны авыр кичергәндер, ләкин ул бик горур кеше булган.
Хатларында да бернинди сыкрау, зарлану, мескенләнү сиздермәгән. Бары тик һәр хатында: “Әткәй-әнкәй, зинһар баламны ташламагыз. Армиядән кайтуга, аны да, сезне дә үзем тәрбияләрмен. Зинһар, түзәргә тырышыгыз”, — дип язган. Әмма әтием кайтасы елның җәендә сугыш башланган.
Әтиемне сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка җибәргәннәр һәм ул Смоленск юнәлешендәге дәһшәтле бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булган. Моннан өч ел элек май аенда олы улым белән бергәләп әтием күмелгән туганнар каберлегенә зиярәт кылдык.
Аның рухына белгән догаларымны укыдым. Каберлек өстенә үзем алып килгән туган җир туфрагы белән кашкарый орлыкларын чәчтем... Өйгә кайткан көнне үк әтием төшемә керде.
“Мин синең әтиең, кызым! — диде гади солдат киемендәге пилоткалы яшь ир. — Рәхмәт, кызым!” — диде дә, эреп юкка чыкты. Бу минем әтиемне беренче һәм соңгы тапкыр күрүем булгандыр.
Әтиемнең һәлак булуы әби-бабама бик авыр тәэсир итә. Озак та үтми, эшләп йөргән җиреннән бабам үлеп китә. Сугыш бетәсе елны әбием үлде.
Апамны һөнәр мәктәбенә укырга, ә мине балалар йортына озаттылар. Күрде безнең башлар! Әбием мине тиргәгәндә еш кына: “Бәхетле бала булсаң, тумас борын ятим калыр идеңмени!” — дия иде.
Бәхетле бала балалар йортында яшәми шул. Яхшымы-начармы, бала ата-ана янында үсәргә тиеш. Үзем ятимлек ачысын кичергәнгәдер, ничек кенә авыр булса да, балаларымны ташламадым.
Икешәр эштә эшләдем, өстәвенә, читтән торып югары белем алдым. Аллага шөкер, ике улым да яхшы, иманлы, тәртипле булып үстеләр. Улларым, киленнәрем “әни” дип, оныкларым “әбием” дип өзелеп торалар. Сине, 16 яшьлек кызны, әтием бәхет эзләргә киткән җиреннән, Урал якларыннан ияртеп кайткан булган.
Бәлки теге вакытта сине беренче мәхәббәтең үз янына чакырган булгандыр. Балаң белән кайтма дигәндер... Шулай да, син ничек итеп мине ташлап китә алдың, әни?! Бала бик кадерле була бит ул! Балага мәхәббәтне азгын мәхәббәткә алыштырып буламы икәнни?! Ни җаның белән калдырып китә алдың син мине?! Дөрес, син алга таба үкенгәнсеңдер.
Юкса, үләр алдыннан мине эзләтеп табып, үз яныңа чакыртып хатлар яздыртмас идең. “Кулларыннан тотып, күзләренә карап, бәхиллек сорасам, җан бирүләре җиңелрәк булыр кебек”, — дигәнсең. Бик озак урын өстендә авырып яткансың син, тире белән сөяккә калгансың. Бу турыда хатларында яшь иреңнән туган кызың язды. Бик гозерләнеп чакырды ул мине. “Үзең дә олыгаеп барасың.
Бир бәхиллегеңне, гафу ит әнине.
Газаплама!” — дип язды миңа сеңел булырга тиешле кеше. Ләкин мин “әни” дип өзелеп сине чакырганда син кайда идең?! Балалар йортында минем кулымнан соңгы ризыгымны тәртипсез малайлар тартып алганда, усал кызлар мине типкәләп кыйнаганда син кайда идең?!
Мин беренче тапкыр мәктәпкә барганда, кулыма аттестат алганда, тормышта бик авыр вакытлар булып, киңәшең белән булса да ярдәм итәр вакытта, син кайда идең?! Сораулар бик күп, әмма җавап юк! Менә инде ничә еллар син минем төшләремә гафу сорап керәсең. Мин сине гафу итә алмыйм, әни! Бәлки гомеремнең соңгы көннәрендә йөрәгемдәге боз катламы эреп, анда укмашкан кара канны юып төшерсә, гафу итәрмен.
Ә хәзергә юк! Юк! Юк! Дөрес эшлимме, юкмы?! Сез ни әйтерсез, кешеләр?!
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28231
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа