Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Эсседә сокка су кушып эчү файдалы

    Эсседә суга сок кушып эчегез. Организмда тоз балансын яңарта торган эчемлек – суга аңардан ике тапкыр күбрәк кушылган алма согы.

    Россия Сок җитештерүчеләр берлеге проекты җитәкчесе Людмила Хомич шулай дип киңәш итә. Эчемлектә организмдагы су-тоз балансы өчен җавап бирә торган калий булуы мөһим, ди ул. Әмма сусауны басу өчен, сокларны су белән яртылаш кушу яхшырак, ди Хомич. Аның әйтүенчә, әчкелт соклар – әфлисун, грейпфрут яки җиләк морслары эчү дөресрәк. Аларда организмда кислоталар балансын сакларга ярдәм итә торган органик кислоталар бар. Шулай ук сусауны яшелчә соклары да баса. Аларда шикәр җиләк-җимеш сокларына караганда азрак. Шул ук вакытта микроэлементлар составына да бай. Әмма томат согын тозы аз микъдарда булганын сайлап алу яхшырак, ди эксперт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама