Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Эшчән халык яши Ыргада

     Тормыш-көнкүрешне яхшыртыйм, гаилә бюджетын ныгытыйм дисәң, шәхси хуҗалыгыңда да зур тырышлык куярга кирәк шул.

    Авылларда яшәүчеләрнең берничәшәр мөгезле эре терлек тотулары да шуңа бәйле.

    -Безнең Ырга авылында да 5-6 сыер асраучылар бар. Зөлфия Фәхриева, Әсәт Мәҗитов, Фәрит Бәдретдиновлар гаиләләре әнә шундый тырышлардан.

    Аларга, афәрин, диюдән башканы әйтеп тә булмас иде. Иренмиләр, сөттән каймагын, эремчеген ясыйлар. Өстәлләреннән сый-нигъмәт өзелми, -  ди Наҗия Хәсәнова, авылдашлары өчен сөенеп.

    Әнә шулай тырышсаң гына тормыш муллыгына ирешеп була шул. Ыргалылар исә бу өлкәдә күпләргә үрнәк.

     

    nev

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама