Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Энҗе Гаязова: “Ташламалы дарулардан баш тарту - дәваланудан баш тартуга тиң”

     1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган гражданнар  социаль ярдәмнән ничек файдалану ысулын сайларга тиешләр. Бушлай дарулар, санаторийларга юлламалар, шәһәр яны поездларында бушка йөрү рәвешендә социаль пакетнымы, әллә аларның акчалата эквивалентынмы?

     Ялгышмыйча тиешле карарга килү өчен санаулы көннәр калып бара.

     Федераль ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толларына, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, радиациядән зыян күргән граҗданнарга, барлык группа инвалидларга бирелә.

    Бүген социаль хезмәтләр жыелмасы 1155,06 сумны тәшкил итә. Шуның 889,66 сумы дару препаратларына, башка төрле медицина әйберләренә, 137,63 сумы төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий–курортларга юлламаларга, 127,77 сумы шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару, кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Күпләр шушы   “тере” акчага кызыгып социаль пакеттан баш тарталар. Безнең районда, мәсәлән, федераль ташламаларга ия булган 3169 кешенең  1230 ы гына социаль пакеттан файдаланалар икән.

    - Ташламалы дарулардан  баш тарту - дәваланудан баш тартуга тиң. Бу беренче чиратта  онкологик  авырулар, шикәр диабеты, бронхиаль астма, рассеянный склероз, бөер авырулары белән интегүчеләргә кагыла.

    Агымдагы елда коронавирус  эпидемиясе таралу аркасында кайбер дарулар белән тәэмин итүдә   өзеклекләр булды. Әмма югарыда телгә алынган авыруларны кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итүдә тоткарлыкларга юл куелмады.

    Шуңа да  сайлаганда пациент үзенең сәламәтлеген дөрес бәяләргә, алдагы елда өзлегүләр булу ихтималын да истән чыгармаска тиеш. Ел саен дәүләтебез дарулар белән тәэмин итүне финанслау күләмен арттыра. 

    2021 елның 1 гыйнварыннан ташламалы рәвештә бирелә торган тормыш өчен әһәмиятле препаратларның исемлеге тагын да киңәйтеләчәк.

    Әгәр пациент  1 октябрьгә кадәр социаль пакетны сайламаса, бик кирәк булган очракта да ел дәвамында аннан файдалана алмаячак инде. Ел саен соңга калып социаль пакет алырга теләүчеләр саны арта, әмма закон мондый мөмкинлекне бирми.

    Мәсәлән, пациентка К. кыйммәтле дәва таләп итә торган онкологик чир белән авырый башлый. Кызганычка каршы, социаль пакеттан баш тарткан була инде. Аннан соң нинди генә инстанцияләргә бармый, әмма мәсьәләнең уңай чишелешен таба алмый. Соңгы елларда ревмотоидлы артрит белән интегүчеләр саны арта башлады.

    Алар өчен дару препаратлары ирекле сатуда юк, шуның өстенә алар бик кыйммәт тә, аена берничә мең сумлык дару кирәк.

    Бер пациентка  5 ел элек инсульт булган иде.  Ул соңгы ике ел дәвамында бушлай дару ала. Шул препарат белән дәвалану нәтиҗәсендә хәле берникадәр яхшырды. Ә бушлай дарулардан баш тарткан булса нәрсә булыр иде.

     Шуңа да акчалата компенсация сайлаганчы авыру кеше ныклап уйланырга, табибы белән киңәшергә тиеш. Гаиләнең финанс хәлен дә исәпкә алырга кирәк әлбәттә. Кыскасы, акча белән сыйфатлы, нәтиҗәле терапия арасында дөресен сайларга кирәк,– дип аңлатма бирде район үзәк больницасының поликлиника мөдире Энҗе Гаязова.

    Әгәр федераль ташламага ия булган граҗданин үзенең карарын акча яки социаль хезмәтләр җыелмасы файдасына үзгәртергә теләсә, ул 1 октябрьгә кадәр яшәү урынындагы Пенсия фондына килеп, 2021 елда социаль пакетны алу ысулын үзгәртергә теләве турында гариза язарга тиеш була.

    Әгәр инде, быел акча алган булып (яки киресенчә социаль хезмәтләр җыелмасы ) киләсе елда да шулай калуын теләсә Пенсия фондына килеп торуның кирәге юк.

     

    Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама